Постояннодействующий очно-заочный конкурс «ПОДСОЛНУХ»
по изучению правил дорожного движения и правил поведения при чрезвычайных ситуациях
|
Конкурс проводится для учащихся 5-10 классов школ Балтасинского муниципального района РТ
Начало действия проекта 15 октября 2006 года. Автор проекта - Зарипов Рафхат Шакурович

Девиз конкурса: “Подсолнух всегда смотрит на солнце. Мы смотрим на светлое будущее. Жизнь каждому дается только один раз. Береги свою жизнь и жизнь окружающих!” |
7-8 сыйныф укучылары өчен биремнәренең җавап үрнәкләре
ӨЧЕНЧЕ ПАКЕТ
Примерные ответы на задания 7-8 классов
ТРЕТИЙ ПАКЕТ
Биредә укучылар җибәргән җаваплардан кайбер үрнәкләр бирелә. Бу җаваплар әле тулы аңлатмалар белән бирелгән дип булмый. Алар җаваплардан өзекләр генә.
Здесь предлагается выдержки из ответов некоторых команд. Их еще недостаточно считать полными ответами с комментарием.
БЕРЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ПЕРВОГО ПАКЕТА здесь
ИКЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ВТОРОГО ПАКЕТА здесь
ДҮTЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ЧЕТВЕРТОГО ПАКЕТА здесь

№ 1 сорау: Бу чатта нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә ярый?Монда тагын нинди тамга-билгеләр куеп булыр иде?
Вопрос №1: В каких направлениях можно двигаться на данном перекрестке? Какие знаки, по вашему мнению, должны здесь стоять?
  Бирдә барысы да Смәел мәктәбенең “Бәхетле рейс” командасы җибәргән җаваплар тәкъим ителә:
Бу чатта 3.2. номерлы «Движение запрещено» дигән тыю билгесе куелган. 3.2. билгесе астына 8.3.3 номерлы «Направления действия» дигән өстәмә информация билгесе куелган. Шушы билгеләрдән карап без рәсемдәге автомобильгә турыга барырга яки кирегә борылып китәргә мөмкинлек барлыгын күрәбез.
Бу чатта 3.2. һәм 8.3.3 билгеләре урынына 3.18.1 номерлы «Поворот направо запрещен» һәм 3.18.2. номерлы «Поворот налево запрещен» билгеләрен куеп булыр иде. Ләкин болай эшләү отышлы түгел, чөнки транспорт йөртүчегә билгеләр күрсәткән информацияне аңлау өчен озаграк вакыт кирәк булачак.
№ 2 сорау: Машина йөртүченең бу очракта нинди хәрәкәтләр ясарга хокукы бар? Ситуациягә аңлатма бирегез.
Вопрос №2: Дайте объяснение данной ситуации. Какие движения имеет право делать водитель в данном случае?
5.17 номерлы “Место остановки трамвая” дигән билгедән карап без монда трамвай тукталышын күрәбез. Юл кагыйдәләренең 14.6 пункты буенча транспорт йөртүчеләр, тукталыш турыларында, маршрут транспорт средстволарына юл аркылы кереп баручы яки чыгып баручы җәяүлеләргә туктап юл бирергә тиешләр. Рәсемдә ситуация аңлаешсыз ясалган. Бәлкем әле генә трамвай тукталыш ясап пассажирлар утырткандыр һәм кузгалып китә торгандыр, чөнки тукталышта кешеләр күренми. Автомобиль юлда ни өчендер кыек урнашкан, бәлкем ул трамвайга утыручы җәяүлеләргә туктап юл биргәннән соң инде кузгалып китә торгандыр. Ләкин ни өчен автомобильнең бернинди сигналсыз кыек юнәлештә торганлыгын рәсемдә аңлап булмый. Машина йөртүче, маршрут транспорты тукталышларында турыга барырга хокуклы, чөнки 8.11 пункты “Разворот” ясауны артка йөрешне тыя. 12.4 пункты буенча, маршрут траспорты тукталышларында, маршрут траспортына комачауламаган очракта башка төр транспорт средстволары пассажирлар утырту яки төшерү өчен туктарга хокуклы, ләкин машинаны рәсемдәгечә кыек юнәлештә куеп туктарга ярамый.
№ 3 сорау: Мондый очракта кем нишләргә тиеш? Монда нинди тамгалар бар?
Вопрос №3: Какие знаки имеются здесь место? Что должен делать каждый в данном случае?
Автобус йөртүчегә 1.14 номерлы «Крутой подъем» дигән кисәтү билгесе һәм үр авышлыгы 12 градус икәнлеге күренә. Кисәтү билгеләре куркыныч урынга 150-300 метр ара калгач куела (торак пунктлардан тыш урыннарда). Ләкин үрләр берсе артыннан берсе якын булсалар. 1.14 билгесе үр башланган урынга да куелырга мөмкин. Рәсемдә шушы очрак булырга ошый. Җиңел автомобиль йөртүчегә 1.13 номерлы “Крутой спуск” дигән билге күренә торгандыр. Автобус йөртүче ни өчендер каршы як полосага чыккан, бәлкем юлда берәр төрле каршылык бардыр. Бу очракта 11.7 номерлы таудан төшүче җиңел автомобиль юл бирергә тиеш.
№ 4 сорау: Бу нинди очрак? Йөртүче кайсы рәттән бара? Ул нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә мөмкин?
Вопрос №4: Что за этот случай? По какому ряду едет водитель? По каким направлениям он имеет право двигаться?
Бу яклы чат, автомобиль үз юнәлешендәге полосаның сул кырыеннан бара. Рәсемдә юл 2 генә полосалы. Әгәр 4 полосалы булса юлның уртасында 2 тоташ сызык янәшә сызылган булыр иде (1.3 сызыгы). Ә бу юлда 1.5 сызыгы сызылган. Аркылы юнәлештәге юлда 1.1 һәм 1.11 сызыклары күренә. Автомобильгә А һәм Б юнәлешләрендә барырга ярый. В юнәлешендә барырга ярамый, чөнки 8.5 пункты буенча уңга борылу өчен, Алдан, полосаның уң кырыена күчеп куярга кирәк ә рәсемдә автомобиль полосаның сул кырыеннан бара.
№ 5 сорау: Светофор булмаган бу чатта кем нишләргә тиеш?
Вопрос №5: Нет светофора. Что должен делать каждый водитель при данных обстоятельствах?
Бу хәрәкәт көйләнелми торган чат. 13.11 пункты буенча мондый чатларда транспорт йөртүче уңнан килүче транспортка юл бирергә тиеш. Аркылы юлдагы автомобиль уңга борылу сигналларын җибәргән һәм ул берәүгә дә комачауламый, шулай булгачу ул уңга борылырга хокуклы һәм тиеш (ләкин рәсемдә, ни өчендер, бу автомобиль кагыйдә кушканча полосаның уң кырыена куеп ясамаганнар). Безнең юнәлештәге автомобиль һәм каршы юнәлештән килүче автомобиль сулга борылу сигналы биргәннәр. Болар юл кагыйдәләренең 8 нче һәм 13 нче бүлегендәге пунктларга буйсынып икесе дә сулга борылырга хокуклы. Сулга борылганда чатның үзәген уң якта калдырып борылырга кушыла димәк сулга борылучы автомобильләрнең юлллары кисешми. Һәм болар икесе дә сулга борылырга хокуклы. Рәсемдәге ситуация автомобильләргә Бер үк вакытта хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
№ 6 сорау: Рәсемдәге ситуациягә аңлатма бирегез.
Вопрос №6: Дайте объяснение этой ситуации
Аркылы юнәлештән һәм каршы юнәлештән килүче машиналар өчен бу чатта 2.1 номерлы “Главная дорога” һәм 8.13 номерлы “Направления главной дороги” билгеләре куелган. Трамвай килә торган юлдагы транспорт өчен 2.4 номерлы “Уступите дорогу” билгесе куелган. Чатны узу чиратлыгы: беренче булып аркылы юнәлештән килүче автомобиль турыга уза (чөнки ул каршы юнәлештән килүче автомобильнең уң ягында), икенче булып каршы юнәлештән килүче автомобиль сулга борыла, трамвай инде чатны узган. Бу чиратлыкны билгеләргә безгә приоритет билгеләре һәм юл кагыйдәләренең 13 бүлегендә язылган кагыйдәләр ярдәм итә.
Бу рәсемгә карап кына каршы яктан килүче автомобильнең нинди юлдан барганлыгын аңлап булмый. Әгәр бу урам бер яклы хәрәкәтле урам булса ул автомобиль трамвай юлы өстенә менеп сулга борылырга тиеш булыр иде (8.5 пункты буенча). Әгәр бу ике яклы хәрәкәтле урам булса каршыдан килүче автомобиль юлда дөрес урнашмаган, каршы хәрәкәт полосасына чыккан, ягъни юл кагыйдәсен бозган булыр иде.
№ 7 сорау: Җиңел машина туктап тора. Трамвай бара. Бу ситуациягә аңлатма бирегез.
Вопрос №7:Легковая машина остановилась. Трамвай движется. Анализируйте данную ситуацию.
Җиңел машина 5.17 номерлы “Место остановки трамвая” дигән билге янында туктап тора. 12.4 пункты буенча маршрут транспорты тукталышы мәйданчыгыннан, әгәр мәйданчык булмаса, тукталыш билгесеннән 15 м арада тукталыш ясарга ярамый. Маршрут транспортына комачауламаган очракта пассажирлар утырту яки төшерү өчен тукталыш ясарга рөхсәт ителә. Рәсемдә җиңел машинага утыручы яки аннан төшүче пассажирлар күренми. Димәк, җиңел машина йөртүче 12.4 кагыйдәсен боза. Әгәр дә шофер 14.6 кагыйдәсен үтәргә туктаган дип уйласак бу ялгыш булыр иде, чөнки беренчедән, әле трамвай килеп җитмәгән һәм трамвайга юл аркылы чыгып утыручы яки трамвайдан төшеп чыгучы пассажирлар юк, икенчедән автомобиль тукталыш урынына килеп җиткәнче туктарга тиеш.
№ 8 сорау: Юлларда нинди тамгалар була ала? Бу тамгага аңлатма бирегез.
Вопрос №8: Дайте объяснение данному знаку. Еще какие знаки могут быть на дорогах?
Юлга сызылган сызыклар, язулар хәрәкәтне кирәкле режимда көйләү өчен сызылганнар. Асфальта сызылган сызыклар русча «Горизонтальная разметка» дип атала. Сызыкларның даими торырга дип сызылганнары ак төстә, ә вакытлыча файдалану өчен сызылганнары – кишер сары (оранжевый) төстә булалар.Юлның өскә калкып торган элементларын (бордюр, багана) транспорт йөртүчегә ачык күренсен өчен ак һәм кара полосалаларны чиратлаштырып буйыйлар. Бу русча «Вертикальная разметка» дип атала. Рәсемдә 1.18 номерлы горизонталь тамга күрсәтелгән. Бу уклар алдагы чатта шушы полосадан рөхсәт ителгән юнәлешне күрсәтәләр. 1.18 сызыгы сызылган юл өсләренә 5.15.1 яки 5.15.12 билгеләре дә асып урнаштырылган булуы мөмкин. Әгәр сулга борылырга рөхсәт итүче 1.18 сызыгы сул як кырый полосага сызылган булса разворот ясарга рөхсәт ителә. Рәсемдә алдагы чатта сул як полосадан уңга борылырга рөхсәт итүче 1.18 тамгалары күрсәтелгән.
№ 9 сорау: Кем кайсы юнәлештә нинди тәртиптә хәрәкәт итә ала?
Вопрос №9: Кто и в каком направлении может двигаться дальше?
Рәсемдә, хәрәкәт көйләнелми торган, тигез әһәмиятле юллар чаты күрсәтелгән. (Нерегулируемый равнозначный перекресток) 13.11 пункты буенча трамвайга өстенлек бирелә һәм ул чатны беренче булып уза (сулга). Шул ук 13.11 пункты буенча җиңел машина мотоциклга юл бирергә тиеш (чөнки ул автомобильнең уң ягыннан килә. Мотоцикл чатны икенче булып турыга уза. Җиңел автомобиль, 8.5 пункты буенча, бару юнәлешендәге трамвай юлына кереп сулга борылырга тиеш. Өченче булып җиңел автомобиль сулга борыла.
№ 10 сорау: Биредә нинди зурлыклар күрсәтелгән? Транспортның төренә, тизлегенә карап ул нинди була? Бу саннар тагын нәрсәләрдән бәйле?
Вопрос №10: Какие величины здесь указаны? Какими они должны быть в зависимости от транспорта и скорости? От чего еще зависят эти величины?
Рәсемдә күрсәтелгән Б зурлыгы интервал дип атала. Интервал зурлыгы кара-каршы узышучы транспорт өчен түбәндәге формула буенча билгеләнә:
Х встречный = 1+0,005 (V2 +V1). Бер үк юнәлештә баручы автомобилләр узышканда бу формула түбәндәгечә була:
Х попутный = 0,7+0,005 (V1+ V2) метр. V1 һәм V2 узышучы ике автомобильнең тизлекләре. Кара-каршы узышучы бер автомобильнең тизлеге 60км/сәг икенчесенең тизлеге 90 км/сәг булса интервал ХВ = 1,8 метр булыр иде. Шул ук тизлектә баручы ике автомобиль бер үк юнәлештә узышсалар интервал ХN = 1,5 метр булырга тиеш. Интервал сайлаганда шулай ук 9.1 һәм 9.10 пунктлары үтәлергә тиеш.
Рәсемдә күрсәтелгән А зурлыгы дистанция сайлаганда 9.10 пункты таләпләре үтәлергә тиеш.
Теория буенча, куркынычсыз дистанция булып тизлек зурлыгының яртысы санала. Ягъни тизлек 60 км/сәг булса дистанөия якынча 30 метр, әгәр 80 км/сәг булса 40 метр булырга тиеш.
Бозлавык вакытларында дистанция тагын да зуррак булырга тиеш. 9.11 пункты буенча, 40 км/сәг тән акрын баручы транспортлар, үзләре арасында дистанцияне зур итеп билгеләргә, ягъни аларны узучы башка транспортлар уң як полосага урнаша алырлык итеп билгеләргә тиешләр.
№ 11 сорау: Татарстанда көчле ураганнар соңгы елларда кайларда булды? Нинди зыян килде? Ураган, давыл вакытында үзеңне ничек тотарга? Ялгыз яки группа белән булганда? Транспортта булганда?
Вопрос №11: Где в последние годы были сильные ураганы в Татарстане? Какие ущербы они принесли? Как вести себя при урагане и шторме? Когда ты один, в группе? А если в транспорте?
Нәрсә ул ураган, давыл?
Җил көче 62-105 км/сәг булса давыл дип атала.
Сәгатенә 115 км тизлек белән җил иссә ул ураган дип атала.
Тизлегенә карап ураганны 3 төрлегә бүләләр:
1) ураган (115-140 км/сәг)
2) көчле ураган (140-170 км/сәг)
3) куркыныч ураган (<170 км/сәг)
Татарстанда көчле ураганнар соңгы елларда кайларда булды?
2003 елның 17-18 июльләрдә узган давыл Мамадышның Урманчы, Үсәли, Катмыш, Албай авылларында 40 тан артык торак йортка, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы объектларына зыян салган иде. 25 июль Югары Үсәли авылында чираттагы давыл 1 атна эчендә килгән бәла-казаларның берьюлы булуын картлар да хәтерләми.
2004 ел 1 июнь, 1июль (1 ай аралык белән) Кукмара районында каты давыл булып узды. Зук Кукмара авылын туздырды.
2004 ел 1-2 июнь Татарстанның 13 районы арасында иң зыян күргәннәре Арча, Питрәч, Кукмара. 2850 шәхси хуҗалык зыян күргән. (1100е арчалылар).
2004 ел 24 июль Мамадыш районының Югары Сөн авылында яшенле яңгыр вакытында 3 хатын-кызны яшен сугып үтерә.
2004 ел 17 июль төнлә давыл Балык бистәсе районына зур зыян салды. «Мәшләк» агрофирмасының 70% җимерелгән, 41 шәхси хуҗалык йортка зыян килгән.
2004 ел 20 ноябрь. Давыл республикабызның көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш районнарына зыян салды. 249 трансформаторр сафтан чыккан, 50 торак пункт, 35 хуҗалык утсыз калган.
19 январь 2007 : Европада котырынган «Кирилл» давылының Бер Чите Актаныш районына кагылып үттә. Түбәләрне каерып ташлады, берничә фатирның тәрәзә пыялалары, электр чыбыклары өзелгән, 9 йорт утсыз калган.
Ураган, давыл вакытында үзеңне ничек тотарга?
Өйдә яки ябык урында калырга. Йорттагы газ, электр системасын күзәтеп торырга, Аларны өзгән вакытта, сүндереп куярга кирәк.
Җил уңаенда торырга ярамый.
Обстановканы өзлексез күзәтеп торырга кирәк.
Җилне үткәрми торган кием кияргә.
Әгәр дә җил бик көчле икән торак йортлар, агачлар һәм башкалар җимерелергә мөмкин булган объектлар янында торырга ярамый. Чөнки аларның ишелеп төшү куркынычлыгы бар.
Тәрәзә янында торырга ярамый, ватылып җәрәхәтләргә мөмкин.
Кулда металл предметлар тотмаска.
Ишек, тәрәзә ябарга.
Булса подвалга төшәргә.
Ялгыз яки группа белән булганда үзеңне ничек тотарга?
Электр баганалары, электр линиясе буенда тормаска.
Көчле җил башланса, ышыграк урын сайларга, калкулык артына яки чокырлырак урынга урнашырга.
Шул тирәдәге корыган ботакларны, корыган агачларны кисәргә.
Палаткаларда ышыклансаң, аны өстәлгә ныгытырга кирәк.
Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә белергә.
Һава торышын даими тыңлап торырга һәм давыллы көннәрне юлга чыкмаска киңәш ителә.
Йөгермәскә.
Җиргә ятарга, үләннәргә ябышырга.
Транспорта булганда?
Машинаны туктатырга.
Туктаган урынны, мөмкин булса, кәрәзле яисә башка телефоннан туганнарга хәбәр итәргә.
Тәрәзәләрне капларга.
Радиаторы ягыннан двигательне капларга.
Бик көчле җил якынлашу билгеләре күренсә, теләсә кайсы, төр транспортыннан төшәргә һәм уйсу җиргә сыенып ятарга кирәк.
№ 12 сорау: Рәсемгә аңлатма бирегез. Нинди очракларда мондый ярдәм күрсәтелергә мөмкин?
Вопрос №12: Дайте объяснение рисунку. При каких случаях мы должны оказать такую первую помощь?
Нинди очракларда мондый ярдәм күрсәтелергә мөмкин?
Мондый ярдәм һуштан язып егылган кешегә күрсәтелә. Баш миенә кан начар килү нәтиҗәсендә кеше аңын югалтып егыла.Сәбәпләре: кан басымы төшү, йөрәк авырулары булу, хәлсезләнү, курку, йөдәү, эссе сугу, травма алу, дулкынлану һ.б. Аңын югалткан кешегә суган яки нашатырь спирты иснәтеп, салкын су бөркеп башта аңына китерергә, сулыш юлларына һава агымы китерергә, аягын ышкып җылытырга кирәк, аннан соң аны утыртырга, гәүдәсеннән бөгеп башын аяклары арасыннан мөмкин кадәр аска идерергә кирәк. Бу баш миенә канны яхшырак кудыру өчен эшләнә. Аннан соң авыруны урынга яткырырга һәм даими күзәтеп торырга кирәк. аңын югалткан кешене җилкәсеннән тотып селкергә, яңагын чәбәкләргә, дару эчертергә ярамый.
№ 13 сорау: Электр приборлары белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк?
Вопрос №13: Какие основные правила надо выполнить при работе с электроприборами?
Электр приборлары белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк?
Төзек булмаган электр приборларын файдаланмаска.
Үзлегеңнән ремонтламаска, өлкәннәргә хәбәр итәргә.
Яңа электр җиһазын утка тоташтырыр алдыннан инструкциясе белән танышырга һзм өлкәннәр булганда гына эш итәргә.
Электр тогы кимүне үз белдегең белән тикшермәскә. Чөнки электр приборлары, яңа булса да, төзек булмаска мөмкин.
Электр челтәре белән контактның начар булуы вилканың җылынуына китерә. Шулай ук очкыннан чыгара, пожар чыгарга мөмкин.
Вилканы розеткадан тартып алганда шнурыннан тартмаска.
Янган электр лампочкасын ток килгән хәлдә алмаштырмаска.
Электр челтәреннән өзмәгән хәлдә электр приборларын күчереп йөртмәскә.
Электрны өзмичә, дымлы җыештыру (влажная уборка) ясамаска.
Электр приборы янып китсә, аны токтан аерырга, калын әйбер белән каплап, һава керүне туктатырга кирәк.
№ 14 сорау: Тавыш белән кешене үтереп тә, имгәтеп тә була. Аннан ничек сакланырга? Тавыш белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне сакларга?
Вопрос №14: Можно искалечить, даже убить человека звуком. Как защититься от звука? Какие правила нужно выполнить при работе зо звуком?
Тавыш белән кешене үтереп тә, имгәтеп тә була.
140 децибилдан (тавыш егәрлеге децибил белән исәпләнә) арткан тавыш (мәсәлән, сирена тавышы) кешенең барабан ярысын җәрәхәтләргә сәләтле. Тавышның көче һәм дәвамлылыгы беренче чиратта нерв системасына зыян китерә. Шулай ук кан басымын төшерә, игътибарны киметә, күрү сәләтен начарлатырга, чукраклыкка китерергә, иммун системасын начарайтырга, йокысызлыкка китерергә мөмкин. Гомумән алганда, кешенең психикасына бик зур зыян килә. Зур шәһәрләрдә тавыш киң таралган проблемаларның берсе. Ул халыкның гомерен 10-12 елга киметә дип исәпләнә. Йөрәк – кан системасы авырулары, шул исәптән инфаркт китереп чыгарырга мөмкин.
Тавыш көче белән кешене үтерү мөмкинлеген элекке заманнарда ук белгәннәр. Билгеле бер ритм тамчы тамып утыра торган мәгарәләргә бәйләп ташлаганнар. Кытайда зур тимер кыңгырау астына кешеләрне ташлап, көчле тавыш чыгарырлык итеп кыңгырауны какканнар һәм шулай итеп тавыш дулкыннары ярдәмендә үтергәннәр. Тавыш көче 180 децибил кеше өчен үтергеч санала. Көчле тавыш кешенең сөяк тиресе аша үтеп керә һәм баш миен зарарлый.
НАТО кораллы көчләрендә «тавыш пушка»лары тора. Аларның зыян китерүче махсус динамиклары 150-180 дб. ешлыгы көч белән тавыш чыгара. Ул тавыш кешеләрне параличларга һәм үтерергә мөмкин. Аларны халык күп тупланган урыннарда кулланалар. Наушниклар да саклап кала алмый.
Аннан ничек сакланырга?
Тавыш колакка кирәгеннән артык басым ясамаска тиеш.
Куркыныч тудыручы тавыш сигналларын ясамаска.
Сөйләмне кабул итү төгәллеген киметмәскә.
Тавышлы эшләрдә гигиена шартлары үтәлергә тиеш.
Тавыш белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне сакларга?
Ашаганда, авырганда, транспортта барганда кычкыртып музыка тыңламаска.
Музыка тыныч һәм акрын булырга тиеш.
Бөтен көченә телевизор, радио, магнитофон эшләтмәскә.
Тавышлы урыннарга якын килмәскә.
Ишетү сәләтен сакларга.
Кискен һәм көчле тавышларны колакка якын хәлдә кабул итәргә тырышмагыз.
Кирәк булмаганда транспортның сигналлары белән уйнамаска, машинаны кирәкмәгәнгә эшләтеп утырмаска.
Колакны саклау чараларын кулланыгыз, һич югы кулларыгыз белән колакларыгызны каплагыз.
Организмыгызны җае чыккан саен тавыштан ял иттерегез.
Колагыгыз начар ишетә башласа врачка мөрәҗәгать итегез.
№ 15 сорау: Ис тию мөмкинлеге булган очракларны санагыз. Моны ничек булдырмаска? Ис тигәндә нинди ярдәм күрсәтергә?
Вопрос №15: Расскажите возможные случаи отравления угарным газом. Как предотвратить это? Как помочь при отравлении угарным газом?
Органик матдәләр тулысынча янып бетмәгәндә ис газы (СО) белән агулану. Ис тию мөмкинлеге булган очраклар:
Бензин ярдәмендә эшләүче двигательләрдән, эшләп торган машинада.
Газ якканда, ис чыгып утырса.
Пожар вакытында.
Гадәттә, ябык объекта, начар вентиляция булганда күзәтелә.
Моны ничек булдырмаска?
Игътибарлы булырга.
Вентиляция даими эшләп торырга.
Форточканы япмаска. 1.
Янгын вакытында үз белдегең белән эш итмәскә.
Ис тигәндә нинди ярдәм күрсәтергә?
Ис тигән очракта зарар күрү дәрәҗәсен билгеләү өчен тиз генә пульсның барлыгын, сулыш алуны аңында булу, булмауны тикшерәләр һәм шулардан чыгып беренче ярдәм күрсәтәләр.
Үз аңында булуны тикшерү өчен колагына якын килеп сорау бирергә була. Аңында булмаса, реакция булмый. Өлешчә аңында булса, нәрсәдер сөйләшергә мөмкин.
Сулыш барлыгын күзәтү өчен күкрәк читлегенең хәрәкәтенә карарга, борын куышлыгы янына көзге куеп, парланамы, юкмы икәнен тикшерергә яки җиңел предмет китереп, һава агымында аның хәрәкәтләнәме, юкмы икәнен карарга була.
Пульсны йокы, чигә, терсәк артерияләреннән эзләп табып тикшерергә булла.
Беренче ярдәм:
Саф һавага чыгарырга һәм аркасына яткырырга.
Киемен чишәргә, күкрәген ачарга.
Җылы, баллы чәй яки кофе эчерергә.
Йөзенә, күкрәгенә салкын әйбер куерга (салкын су, юеш чүпрәк, боз ярдәмендә)
Әгәр дә аңына килмәсә:
Борын куышлыгын ярсытырга (ботак, мамык, үлән һ.б. белән). Төчкертергә кирәк.
Күкрәген ышкырга, сулыш барлыкка килгәнче.
Ясалма сулыш ясарга.
Дәвалау йортына илтергә.

Используются технологии uCoz