Постояннодействующий очно-заочный конкурс «ПОДСОЛНУХ»
по изучению правил дорожного движения и правил поведения при чрезвычайных ситуациях
|
Конкурс проводится для учащихся 5-10 классов школ Балтасинского муниципального района РТ
Начало действия проекта 15 октября 2006 года. Автор проекта - Зарипов Рафхат Шакурович

Девиз конкурса: “Подсолнух всегда смотрит на солнце. Мы смотрим на светлое будущее. Жизнь каждому дается только один раз. Береги свою жизнь и жизнь окружающих!” |
5-6 сыйныф укучылары өчен биремнәренең җавап үрнәкләре
ӨЧЕНЧЕ ПАКЕТ
Примерные ответы на задания 5-6 классов
ТРЕТИЙ ПАКЕТ
Биредә укучылар җибәргән җаваплардан кайбер үрнәкләр бирелә. Бу җаваплар әле тулы аңлатмалар белән бирелгән дип булмый. Алар җаваплардан өзекләр генә.
Здесь предлагается выдержки из ответов некоторых команд. Их еще недостаточно считать полными ответами с комментарием.
БЕРЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ПЕРВОГО ПАКЕТА здесь
ИКЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ВТОРОГО ПАКЕТА здесь
ДҮTЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ЧЕТВЕРТОГО ПАКЕТА здесь
№ 1 сорау: Урам аша чыкканда Миләүшә нинди кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш?
Вопрос №1: Какие правила должна знать и выполнять Маша при переходе через улицу?
  Җавап: Машиналар кара-каршы хәрәкәт иткән урамны ИКЕ ЯКЛЫ ХӘРӘКӘТЛЕ УРАМ дип йөртәләр. Машиналар бер генә юнәлештә хәрәкәт иткән урамны БЕР ЯКЛЫ ХӘРӘКӘТЛЕ УРАМ дип йөртәләр. Таныш булмаган урамга кергәндә , игътибар белән анда нинди хәрәкәт булуын карарга кирәк : бер яклымы яки ике яклымы? Ул урамнарны юл билгеләре буенча аерырга мөмкин.
  Бер якка ук күрсәткән билге юлда хәрәкәтнең бер генә яклы икәнен аңлата.Бер яклы хәрәкәт булган урамнан үтүче машиналар барысы да бер яктан, мәсәлән, бары тик уң яктан гына килергә мөмкин. Миләүшә юл кырыенда «Бер яклы хәрәкәт» билгесен күргәч, иң элек уң якка карарга тиеш. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен барлык юллар да төрле куркынычлар белән тулы. Нинди генә урыннан чыксаң да, машина юлына басарга ашыкма. Миләүшәнең хәрәкәте бу очракта дөрес.Тротуарда басып торган килеш уң яктан килүче машинаны үткәреп җибәрә. Юлның буш икәненә ышангач, яки аркылы чыгу транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудырмаса , юлның үтеп йөрү өлешен Миләүшәгә тиз генә аркылы чыгарга кирәк.

№ 2 сорау: Кадрия зур юлны аркылы кичкәндә нинди кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш?
Вопрос №2: Какие правила должна знать и выполнять Катя при переходе через большую дорогу?
 Җавап: Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен барлык юллар да төрле куркынычлар белән тулы. Машина йөртүче һәм җәяүлене, көтмәгәндә, кинәт куркыныч килеп чыгудан махсус юл билгеләре кисәтә.Әгәр юлда кинәт тау менү яки төшүләр булса, «КИНӘТ ТӨШҮ» яки «КИНӘТ МЕНҮ» билгеләре куела. Торак пунктлардан читтә җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыны күрсәтелмәгән автомобиль юлын ике як та яхшы күренә торган, (кимендә 100-150 арада) урыннан туп-туры чыгарга кирәк.Бу очракта Кадрия машинаны, машина йөртүче Кадрияне күрми. Кадрия бу вакытта юл билгеләрен белергә һәм ул билгеләр куелган урыннарда хәрәкәт итү кагыйдәләрен белеп, төгәл үтәргә тиеш.

№ 3 сорау: Шамкай нишли? Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы?
Вопрос №3: Что делает Саша? Нарушил ли он правила дорожного движения?
  Җавап: Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен барлык юллар да төрле куркынычлар белән тулы.
 Ишек алдыннан юлга чыкканда Шамкай машинаны , транспорт йөртүче Шамкайны күрә алмый.
 Шуңа күрә Машина йөртүче һәм җәяүлене, көтмәгәндә, кинәт куркыныч килеп чыгудан махсус юл билгеләре кисәтә.Ишегалдыннан чыккан юлга һәм капкага билгесе эләләр. Шамкай юл йөрү кагыйдәләрен боза. Хәрәкәт итү юлында бервакытта да уйнарга ярамый. Тротуардан барганда да, юл аркылы чыкканда да һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Шамкай юл билгесен күргәч, туктап саклык чарасы күрергә тиеш. Ә ул бу очракта уенга алданып , юл билгесен күрмичә, йөгерә-йөгерә машина алдына килеп чыккан. Үз тормышын куркыныч астына куйган. Чөнки машина шул мизгелдә үк туктый алмый. Шамкай «юл яныда, юлда, тротуарда уйнарга ярамый» дигән кагыйдәне дә белми! Әмма ул ишек алдыннан чыга торган юлдагы машинаны үткәреп җибәрергә тиеш дигән сүз түгел. Өстәмә тыючы билгеләр булмаганда, җәяүлегә һәрвакыт өстенлек бирелә. Машина шоферы Шамкайның үтеп киткәнен көтеп торырга тиеш.

№ 4 сорау: Саниянең хәрәкәтенә аңлатмалар бирегез.
Вопрос №4: Дайте объяснение движению Сони.
 Җавап: Сания трамвайдан төшә һәм аның кузгалып киткәнен дә көтмичә трамвай артыннан юлның икенче ягына чыгарга ашыга. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәүе нәтиҗәсендә ул үзенең тормышын куркыныч астына куя.Чөнки ул трамвай артыннан икенче якка баручы трамвайны күрми. Туктап торган трамвайның артыннан чыкма! әз генә көтеп тор. Трамвай ишекләрен ябар да китеп барыр. Юл, ачылып,
 җәяүлегә дә , транспорт чарасын йөртүчегә дә яхшы күренеп торачак. Менә шул вакытта тынычлап юл аша чыгарга була. Тагын да төгәлрәге, Сания урам аша, трамвай юлы аша якындагы чаттан, яки «зебра»дан светофорның яшел уты янган вакытта чыгарга тиеш.

№ 5 сорау: Азат кайда хәрәкәт итә? Ул кагыйдәләрне үтиме?
Вопрос №5: Где движется Азат? Выполняет ли он правила?
 Җавап: Балалар юлларда еш кына бер үк төрле дип әйтерлек бәлагә юлыгалар. Мондый очракларны «юлдагы капкыннар» дип атыйлар. Азат хәрәкәт көйләнелми торган урыннан урам аркылы чыга. Шулай ук якында гына «зебра» да юк.Мондый очракта нишләргә? Нинди генә урыннан чыксаң да, машина юлына басарга ашыкма.Бу очракта тротуар кырыена автобус килеп туктаган. Бернинди дә хәвеф-хәтәр юк сыман: бармый, тик тора бит. Бу очракта Азатка машина яныннан атлап юлга чыгарга ярамый. Чөнки автобус артыннан икенче машина килә. Ә машина йөртүче Азатны күрми, каршына кеше килеп чыгар дип тә уйламый, шуңа күрә машинасын бөтен көченә куып килә. Азат бу очракта кагыйдәләрне үтәми. Ә ул түбәндәге кагыйдәләрне белергә тиеш:
  Хәрәкәт көйләнелми торган урыннарда җәяүлеләр ,йөреп торган транспорт средстволарына комачаулык тудырмаслыкларына ышангач кына , үтеп йөрү өлешен аркылы чыга алалар.
  Туктап торучы транспорт чарасы алдыннан чыгу тыела.
  Бәлагә юлыкмас өчен, аркылы чыгарга теләгән юлдан баручы барлык транспорт чараларының узып киткәнен көтеп тор. Якында «зебра» яки юл чаты булса, юлны аркылы чыгу өчен һичшиксез шунда барырга кирәк.

№ 6 сорау: Самат бу очракта кагыйдәләрне үтиме?
Вопрос №6: Выполняет ли правила Слава в данном случае?
 Җавап: Юлның буй-буй сызыклар төшерелгән урынын «зебра» дип атыйлар. Бу сызыклар юлны кайдан чыгарга кирәклеге билгеле булсын өчен куела. Машина йөртүчегә дә җәяүленең кайдан килеп чыгу ихтималы ерактан ук ерактан ук күренеп тора. Машина йөртүче җәяүлеләр юлына җиткәндә тизлеген киметергә һәм җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә тиеш. Ләкин бу очракта тагын шуны истән чыгармаска кирәк: махсус транспорт чаралары, тавыш һәм яктылык сигналлары биреп хәрәкәт иткәндә, юлда өстенлекләргә ия булалар. Самат юлның дөрес урыныннан чыга, ләкин кайбер кагыйдәләрне белми. Бу очракта ул түбәндәге кагыйдәләрне дә белергә тиеш.
  Нинди генә урыннан чыксаң да, машина юлына басарга ашыкма. Дөрес, махсус машиналар өстәмә сигналларын кабызмаган очракта, «зебра» Саматка юл аркылы чыгарга өстенлек бирә. Саматка юл бирелергә тиеш. Әмма бәлагә юлыкмас өчен, аркылы чыгарга теләгән юлдан баручы барлык транспорт чараларының узып киткәнен көтү яхшы.

№ 7 сорау: Мәликәнең хәрәкәте дөресме? Мондый очракта нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
Вопрос №7: Правильно ли движется Маша? Какие правила нужно знать в таких случаях?
 Җавап: Мәликә хәрәкәт итә торган урамны ИКЕ ЯКЛЫ ХӘРӘКӘТЛЕ УРАМ дип йөртәләр. Юлда буй-буй сызыклар төшерелгән урын «зебра» да бар. Бу сызыклар юлны кайдан чыгарга кирәклеге билгеле булсын өчен куела. Машина йөртүчегә дә җәяүленең кайдан килеп чыгу ихтималы ерактан ук ерактан ук күренеп тора. Машина йөртүче җәяүлеләр юлына җиткәндә тизлеген киметергә һәм җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә тиеш. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен барлык юллар да төрле куркынычлар белән тулы. Нинди генә урыннан чыксаң да, машина юлына басарга ашыкма. Мәликәнең хәрәкәте бу очракта дөрес. Тротуарда басып торган килеш сул яктан килүче машинаны үткәреп җибәргән. Ә хәзер инде Мәликәдән тагын да игтибарлы булу сорала. Юл уртасына җиткәндә Мәликә уң якка карарга тиеш. Юлны йөгереп чыгарга ярамый! Җиңел машина йөртүче машина артындагы Мәликәне күрми. Ләкин «зебра» булганга күрә машина йөртүче тизлеген киметергә, җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш.Машина йөртүче җәяүлене үткәреп җибәрмәгән очракта, Мәликә юлны урталай бүлгән ак сызыкка басып, машинаны үткәреп җибәрә. Ә кагыйдә буенча транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр юлы аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирергә тиеш!

№ 8 сорау: Юл хәрәкетендәге мондый очракка аңлатма бирегез.
Вопрос №8: Дайте объяснение данной ситуации.
 Җавап: Юллар буйлап балаларның төркемләп йөрүе аеруча саклык чаралары күрүне таләп итә. Балалар төркеме бары тик тротуар һәм җәяүлеләр юлы буйлап өлкәннәр җитәкчелегендә барырга тиеш.Тротуар һәм җәяүлеләр юлы булмаганда, балалар төркеме тәүлекнең якты вакытында юл кырые буйлап бара ала. Балалар төркеменә урамны һәм юлны аркылы чыгу бары тик урам чатларында һәм җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында гына рөхсәт ителә. Якын арада мондый чат яки бзебра» булмаса, мондый очрак та кабул ителә. Урам аркылы чыкканда балалар төркеменең ике өлкән кешесе (җитәкчесе), флажок күтәреп, транспорт йөртүчеләрне урам аша балалар чыгу турында кисәтә. Алар балалар үтү юлыннан 5-10 м читтәрәк булырга тиеш. Һәрбер укучы җәяүле җелергә тиешле күнекмәләрне яхшы үзләштрергә һәм анны белү генә түгел, ә бәлки юлда йөрү кагыйдәләренең барысын да төгәл үтәргә һәм урамда үз-үзеңне тәртипле тотуның үрнәге булырга тиеш. Рәсемдә күрсәтелгән буенча әйтсәк, озата баручылар, юлдагы хәрәкәтне карап, саклык белән юлга чыгып, ике як хәрәкәтне дә туктатып торырга һәм балалар сафтан чыкмый гына, игътибарын читкә җәлеп итмичә, этешми генә тиз-тиз юл аркылы чыгарга тиешләр.

№ 9 сорау: Тротуар булмаган мондый юлларның нинди өлешләре була? Кечкенә бала җитәкләгән өлкән класс укучысы мондый юлның кайсы өлешеннән бара ала?
Вопрос №9: Как называются отдельные участки дороги, при отсутствии тротуара. По какой части дороги можно идти с ребенком в данном случае?
 Җавап: Тротуар булмаган юлларны түбәндәге өлешләре була:
 1.Төп хәрәкәт өлеше.(Үтеп йөрү өлеше дип тә йөртелә.)
 2. Юл яны.
 3. Юл кырые.
 Юл кырыеннан соң ике як буйлап та юлдагы суны агызу өчен канау да казылган була. Канауны кювет дип атап йөртәләр.
 Кечкенә бала җитәкләгән өлкән класс укучысы мондый юлның юл кырыеннан (яки Юл яныннан) һәм транспорт чараларының агымына каршы барырга тиеш. Җәяүле юлның сул ягыннан барганда, үзенә якынлашып килүче машиналарны күрә , кирәк вакытта саклык чаралары күрә ала. Бу тәкъдимнәрне аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, яңгыр, кар яуганда, буран вакытында үтәү мөһим, чөнки мондый вакытта транспорт йөртүче җәяүлене начар күрә. Ике яки берничә мөстәкыйль хәрәкәт итүчеләр булганда, алар берсе артыннан берсе барырга тиешләр. Кечкенә баланы җитәкләп бару кирәк булган очракта, җитәкләнгән бала юлның читке ягында булырга тиеш.

№ 10 сорау: Мондый чат аша машиналар ничек үтеп китәргә тиеш?
Вопрос №10:В каком порядке должны двигаться машины через данный перекресток?
 Җавап: Юлларның төп һәм икенчел дәрәҗәдәге төрләре була. Алар махсус билге белән күрсәтелә яки өсләренең капланышы белән аерылалар. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итүче транспорт чарасы төп юлдан баручы транспорт чарасына юл бирергә тиеш. Беренче юлга «төп юл» билгесе куелган. Төп юлдан үтеп баручы транспорт чаралары юллар чатын беренче булып узалар.
  Икенчел юлда «ЮЛ БИР» билгесе куелган. Әлеге билге икенчел дәрәҗәдәге юл белән төп юл кисешкән урынга куела. Ул машина йөртүчене: «Алда төп юл, машинаңны туктат һәм төп юлдан хәрәкәт итүчеләрне уздырып җибәр»,- дип кисәтә. Бу очракта төп юлдан килүче ике машинага маякчыклар куелган. Болар юл машиналары (җыештыручы машина, чүп ташучы машина). Бу маякчыклар ярдәмендә алар башкаларны «Сак булыгыз» дип кисәтәләр генә , юлларда бернинди өстенлекләргә ия булмыйлар. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан килүче машина «махсус» машиналарга керә. Ә махсус транспорт чаралары, тавыш һәм яктылык сигналлары биреп хәрәкәт иткәндә, юлда өстенлекләргә ия булалар. Аларны үткәреп җибәрергә кирәк. Бу рәсем буенча ике очракны карарга мәмкин. Беренчесе: Милиция машинасы тавыш һәм яктылык сигналары биреп хәрәкәт итсен. Бу вакытта төп юлдан баручы ике машина милиция машинасы үтеп киткәннән соң гына чат аша үтеп китә алалар. Икенче очрак: Милиция машинасы тавыш һәм яктылык сигналары бирмичә генә хәрәкәт итсен. Бу очракта инде милиция машинасы «Юл бир» билгесенә буйсынырга тиеш Һәм чатны төп юлдан баручы ике машина беренче булып узып китәләр.

№ 11 сорау: Өйдә даруларны саклау тәртибе нинди? Дарулар белән кечкенә балалар агуланганда нинди чаралар күрергә?
Вопрос №11: Каковы правила хранения лекарств дома? Какие меры нужно предпринять, если маленькие дети отравились лекарством?
 Өйдә даруларны аерым кечкенә шкафларда яисә тартмаларда саклыйлар. Өйдә кечкенә балалар булган очракта , аларның буйлары җитмәслек урыннарда булырга тиеш. Тиз бозыла торган настой, төннәтмәләрне, мазьларны салкынчарак урыннарда (холодильникта ), караңгыда сакларга киңәш ителә. Даруны сатып алгач, кулланыр алдыннан һәрвакыт инструкциясен укырга кирәк. Инструкциядә яраклылык вакыты да, кайда сакларга кирәклеге дә язылган була.
 Дарулар белән кечкенә балалар агуланган очракта, кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм врач килгәнче, баланың ашказанын 1 литр суга 1 бал кашыгы тоз салынган су белән юдырырга кирәк. Икенчедән, эчеп бетерелмәгән дару төймәләре, яки сыклык, дару салынган савыт идәндә калырга мөмкин. Аны ачыкларга кирәк. Һәрбер даруның антидоты (шул даруга капма-каршы тора ала торган дару) була. Врач шуны белергә тиеш.

№ 12 сорау: Акчалар белән нинди хәлләр булырга мөмкин? Бу очракта кем нишләргә тиеш?
Вопрос №12: Какие неприятности могут случиться с деньгами? Какие действия нужно совершить в данной ситуации?
 Җавап: Акчаны урларга, югалтырга, талап алырга мөмкиннәр. Шулай ук шантаж һәм алдау юлы белән акча үзләштерергә мөмкин.Шуңа күрә кирәкмәгәндә үзең белән зур суммадагы акчаны йөртергә ярамый. Кешеләргә артык ышанып, акчаңны кайда саклавың турында сөйләмәскә, кече яшьтәге балалар алдында яшереп куелган җирдән акчаларны алмаска кирәк, алар урамга чыгып сөйләргә мөмкиннәр. Базарга барганда акчаны эчкәрәк яшерергә кирәк. Акчаны саклау өчен киң кесәле чалбар кимәскә, кеше күп булган урыннарда акчаны сумкадан күрсәтеп алмаска, «минем акчам күп» дип мактанмаска, кешеләр арасында сумканы чит кеше ачмаслык һәм кисмәслек итеп кулда тотып барырга, таныш булмаган кеше белән кул биреп күрешмәскә, ситацияне даими контролҗдә тотарга, каракны куып тотарга тырышмаска, урында хәлиткеч удар ясарга кирәк.
 Акча булса, бар нәрсәне дә сатып алып була дисәләр дә , әле бер кешенең дә сәламәтлек белән гомерне акчага сатып алганнары юк.
 «Акчаның дуслыгына ышанма , авыргач та сине ташлый.» дигән мәкальне истән чыгармагыз.

№ 13 сорау: Күзнең төзелешен һәм күзне саклау кагыйдәләрен санагыз.
Вопрос №13: Расскажите об устройстве глаза и о правилах охраны зрения.
 Җавап: Күз алмасы баш сөяге батынкылыгында – күз чокырында урнашкан.
  Күзләрне каш саклый, алар маңгайдан агып төшә торган тирне читкә юнәлтәләр. Күз кабагы һәм керфекләр күзне тузан керүдән саклыйлар. Ул шар сыман формада, өч катлаулы эчке төштән тора.Тышкы – фиброз катлау, урта – тамырлы катлау, эчке – челтәрсыман катлау. Фиброз катлауның арткы үтә күренми торган өлеше – аксыл катлау, ә алгы үтә күренмәле өлеше - мөгез катлау дип атала.
 Мөгез катлау кабарынкы–батынкы линза рәвешендә, аның аша яктылык күз эченә үтә.Тамырлы катлау аксыл катлау астында урнашкан. Аның алгы өлеше төсле катлау дип атала. Бу катлауда күзнең төсен билгеләүче пигмент була.Төсле катлауның нәкъ үзәгендә кечерәк тишем - бәбәк күренеп тора. Ул мускуллар ярдәмендә киңәя һәм тарая ала һәм шул ук вакытта күзгә кирәк кадәр яктылык үтеп керә ала.
 Күз карасы артында ике ягы кабарынкы үтә күренмәле хрусталик урнашкан Ул рефлектор рәвештә үзенең кәкерелеген үзгәртә ала, челтәр катлауда – күзнең эчке катлавында ачык сурәт барлыкка килүен тәэмин итә. Челтәр катлауда рецепторлар урнаша: таякчыклар (эңгер-меңгер яктылыгы рецепторлары) Һәм колбачыклар (төсләр тынычсызлавын кабул итә). Колбачыкларның күпчелеге челтәркатлауда күз карасы каршысында , сары тап урнаша. Бу тапның янәшәсендә күрү нервысының чыгу урыны бар, биредә рецепторлар булмый , шуңа күрә аны сукыр тап дип атыйлар. Күз эче үтә күренмәле һәм төссез пыяласыман матдә белән тулган. Күзне саклау кагыйдәләре:
 Күз өчен куркыныч булган эш төрләрен гади пыялалы күзлек киеп эшләргә кирәк.
 Укыганда, язганда, чиккәндә яисә башка эш башкарганда, әйберләрне күздән 30-35 см ераклыкта тотарга кирәк.
 Күзне чыныктыру өчен махсус күнегүләр ясарга кирәк.
 Яткан килеш укырга ярамый, ул күзгә зыянлы.
 Никотин һәм тәмәкедәге башка агулар күрү нервасын бик нык зарарлый. Димәк тәмәке тартмаска һәм тартучылар янында тормаска.
 Күзне тузан керүдән сакларга, кул белән умаска, чиста сөлге яки кулъяулыгы белән генә сөртергә.
  Кояш нурлары яктылыгы да күзгә зарар китерә, ярсыта.
 Компьютер, телевизор каршысында озак утырмаска.

№ 14 сорау: Балаларны тәмәке тартырга кемнәр өйрәтә? Моннан ничек сакланырга? Тәмәкенең зарары нидән гыйбарәт?
Вопрос №14: Кто учит детей курению? Как беречь детей от дурного влияния? В чем заключается вред курения?
 Җавап: Кешенең сәламәтлеген какшатучы күп кенә зарарлы гадәтләр арасында тәмәке тарту төп урыннарның берсен алып тора. Күп кенә яшьүсмерләр мәктәп елларында тартырга өйрәнә. Без тәмәке тартуның сәбәпләрен түбәндәгеләр дип уйлыйбыз.
 1.Үзең сокланган кешеләргә, өлкәннәргә охшарга тырышу, мөстәкыйль булырга омтылу .
 2.«Барысын да белергә телим». Шуклык.
 3.Ата-аналарның тискәре үрнәге.
 4.Күңелсезлек.
 5.Ата- аналарның ачуларын чыгарырга теләү.
 6.Көчле рекламага иярү, сигарет сатып алу мөмкинлеге булу.
 7.«Крутой» буласы килү.
 Тәмәке тартудан ничек сакланырга.
 Тәмәке тартуга каршы көрәш чаралары.
 1. Рекламаны тыю.
  2.Балигъ булмаганнарга тәмәке сатуны тыю.
 3. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю.
 4.Балалар һәм яшүсмерләр арасында тәмәке тартуның зарарын пропогандалау.
 5.Табиб әңгәмәләре.
 6.Тәмәке тарткан ата-аналар арасында аңлату эше алып бару.
 7.Балаларны һәм яшьүсмерләрне спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә җәлеп итү.
 Һәр кеше зарарлы гадәтләрнең кеше организмына нинди зыян китерүе турында белергә тиеш.Тәмәкенең зарары нидән гыйбарәт соң?
 Никотин йөрәк кыскаруларын 15-20 процентка көчсезләндерә, йөрәк-кан тамырлары системасын күтәренке режимда эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә кан тамырлары кысыла, инфаркт булырга мөмкин. Тәмәке тарту шулай ук тирә-яктагы кешеләр өчен дә куркыныч. Тартучы ата-аналарның балалары йөткерү белән интегә, аларда бронхит һәм пневмания авыруы үсү куркынычы арта. Төрле органнар һәм системаларның, беренче чиратта йөрәк һәм баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозыла. Хәтер һәм эшкә сәләтлелек акрыная. Акыл сәләте кими. Тәмәке төтенендә булган зарарлы матдәләр яман шеш авыруының барлыкка килүенә булышлык итә. Организмның саклану сыйфатлары көчсезләнә. Тәмәке тартучылар үпкә ялкынсынуы, туберкулез, бронхиаль астма белән еш авырыйлар. Тәмәке хатын-кызның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый.

№ 15 сорау: Безнең якта үсә торган агулы үләннәрне санагыз һәм алар белән агуланган очракларда нишләргә икәнен сөйләгез.
Вопрос №15: Назовите ядовитые растения нашего края и расскажите, что делать при отравлении ими?
 Җавап: Табигатьтә үзенең яшәү дәверендә агулы матдәләрне бүлеп чыгаручы һәм саклаучы үсемлекләр бик күп. Дөньяда 10 мең шундый үсемлек бар һәм аның 400 төре элекке СССР территориясенә туры килә.
  Аларның төп агулы матдәләре булып – алкалоид, гликозид, эфир майлары, чикләнгән кислоталар, һ.б. тора.
 Мәсәлән, безнең якларда үсә торган агулы үсемлекләрнең кайберләре:
 Сәрви агачы, Кара тилебәрән, Тимгелле түндер-, баш, елан көпшәсе, Балтырган, Аю баланы, Су балтырганы, сәрәтә, Бүре юкәсе, бүре җиләге, Карга күзе, Миңгерәткеч, тиле ут, Эт җиләге, балдыган, Энҗе чәчәк, май ландышы, Калкансыман абага, Әчкелтем саескан (карга) җиләге, Кырлы курай, Ак аксыргач, Зур канлут,төче үлән, Гади сөтлегән, Бакра, Казаяк, Күгәрчен бүреге, Сазлык сазанагы, Саз акканаты, Эт үләне, Аю баланы, Дарулы тәкәмөгез, Эч йомшарткыч кын-, дырагы, Кастор үләне, кәнә уты, Гади киндербаш, Агулы казаяк, Йоклаткыч мәк, Дарулы кер сабыны, Күкерт үләне, Гөлбадран, Тиле нарат, Лобель аксыргагы,
 Агулы матдә төрле үсемлектә аның төрле өлешендә булырга мөмкин. су балтырганы (вех ядовитый (цикута)), аксыргач (чемерица) үсемлегендә тамыр өлеше бигрәк тә агулы. Ә бәрәңгенең чәчәге агулы, түндербашның (болиголов) җимеше, бакраның (куколь) орлыгы, уймак чәчәкнең (наперстянка) яфрагы агулы. Үсемлекләрнең составындагы агулы матдәләр аларның үсү урынына һәм үсеш чорына да бәйле. Үләннәр бигрәк тә свежий килеш агулы була. Шуңа күрә табигатькә экскурсиягә чыкканда һәр кеше үләннәрне таный, агулы яки агулы түгеллеген аера белергә тиеш. Кайсы үсемлекнең кайсы өлеше ни кеше, ни терлекләр (җәнлекләр) тарафыннан кулланылмаска тиеш икәнлеген белергә тиеш.
 Беренче ярдәм .
 - Агулы үсемлекләр белән агулануның күпчелеге ашамлыклар белән агуланган кебек үк үтә. Бу очракта беренче ярдәм булып ашказанындагы һәм эчәклекләрдәге барлык әйберне дә юдырып чыгарырга. Эч җибәрә һәм нейтральләштерә торган препаратлар кулланырга кирәк. Йөрәк турысында авырту булганда авыруга валидол, корвалол һәм валокордин эчертергә кирәк.
 - Агуланган очракта кешегә күпчелек сыеклык эчертергә кирәк: су,чәй,сөт,кесәл.
 - Тән тиресе һәм лайлалы тышча агуланган очракта, зарарланган урыннарны кайнатып суынган су белән юдырырга кирәк.
 - Агулану бик көчле булган очракта реанимация үткәрергә кирәк (ясалма сулыш, йөрәккә массаж ясау) .
 - Беренче ярдәм күрсәткәннән соң авыруның хәле яхшырмаса аны ашыгыч рәвештә больницага озатырга кирәк.
 - Борщевик белән агуланганда химик пешү вакытындагы кебек тән тиресен зарарлана. Бу очракта тәннең борщевик яфрагы тигән өлешендә сулы куыклар барлыкка килә. Бу куыкларны тишәргә ярамый, әгәр тишсәң аның эчендәге су агып тирә - юньдәге тирене дә агулый һәм тиренең зарарланган өлеше зурая гына. Агуланган урынны чиста су белән яхшылап юарга, кипшергәч стерильләшкән бинт белән яки мамык белән җәрәхәтләнгән урынны ябарга һәм соңыннан медикаментлар булган урында тиешле препаратлар (сырганак мае, аэрозол һәм башка пешкәндә кулланыла торган майлар, һ.б.) кулланырга кирәк.
 
Используются технологии uCoz