Постояннодействующий очно-заочный конкурс «ПОДСОЛНУХ»
по изучению правил дорожного движения и правил поведения при чрезвычайных ситуациях
|
Конкурс проводится для учащихся 5-10 классов школ Балтасинского муниципального района РТ
Начало действия проекта 15 октября 2006 года. Автор проекта - Зарипов Рафхат Шакурович

Девиз конкурса: “Подсолнух всегда смотрит на солнце. Мы смотрим на светлое будущее. Жизнь каждому дается только один раз. Береги свою жизнь и жизнь окружающих!” |
9-10 сыйныф укучылары өчен биремнәренең җавап үрнәкләре
ДҮTЕНЧЕ ПАКЕТ
Примерные ответы на задания 9-10 классов
ЧЕТВЕРТЫЙ ПАКЕТ
Биредә укучылар җибәргән җаваплардан кайбер үрнәкләр бирелә. Бу җаваплар әле тулы аңлатмалар белән бирелгән дип булмый. Алар җаваплардан өзекләр генә.
Здесь предлагается выдержки из ответов некоторых команд. Их еще недостаточно считать полными ответами с комментарием.
БЕРЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ПЕРВОГО ПАКЕТА здесь
ИКЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ВТОРОГО ПАКЕТА здесь
ӨЧЕНЧЕ ПАКЕТ биремнәренә җаваплар биредә
Ответы заданий ТРЕТЬЕГО ПАКЕТА здесь

Вопрос №1: Какие участки дороги, зоны движения вы видите на данном перекрестке? Какие правила должны выполнять водители и пешеходы при таких условиях?
Җавап: Бу светофор белән көйләнелә торган юл чаты. Бу рәсемдә трамвайлар юлы һәм машиналар йөри торган зоналар күрсәтелгән.Бу ситуациядә иң беренчеләрдән булып трамвайлар хәрәкәт итә алалар. (Чөнки алар җәмәгать транспортлары ). Аларга светофорның яшел уты яна . Шулай ук трамвайлар белән бер рэттэн зәңгәр һәм кара төстәге машиналар да хәрәкәт итә ала. Соңыннан гына кызыл төстәге машина хәрәкәт итә.
Җәяүлеләр бу очракта светафорга карап кына хәрәкәт итә алалар. Чөнки бу рәсемдә җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу сызыклары һәм билгеләре юк.
Вопрос №2: Какие участки дороги, зоны движения вы видите на другом перекрестке? Какие правила должны выполнять водители и пешеходы при таких условиях?
Җавап: Бу икенче рәсемдә көйләнелми торган юл чаты бирелгән. Монда ике рәтле һәм бер рәтле машиналар йөри торган юллар күрсәтелгән. Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен транспорт үтеп йөри торган өлешендә сызыклар белэн күрәтелгән. Беренче чиратта бу рәсемдә яшел төстәге микро автобус хәрәкәт итә ,чөнки аңа уң яктан килүче юк. Икенче булып бер рәтле юлдан баручы йөк машинасы үтә . Өченче булып ике рәтле юлдан килүче йөк машинасы белән автобус хәрәкәт итә. Каршыда затор булганлыктан, автобус бары тик сулга борыла яисә разворот ясап кирегә генә китә ала! Аның янындагы йөк машинасының бары тик уң якка гына борылып китәргә хакы бар! Ахырдан гына кызыл төстәге машина хәрәкәт итә ала. Әгәр дә юлның зебралы өлешеннән җәяүле юл аркылы чыга икән, шофёр җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш.
Җәяүлеләр бу очракта светофор булмаганлыктан зебрадан гына чыгарга тиешләр .Әгәр дә юлның зебрасыз өлешеннән чыгарга туры килгән очракта, юлда җәяүлегә куркыныч тудыручы техниканың юклыгына ышангач кына, юл аркылы чыгарга ярый.
Вопрос №3: Как должны продолжать движение водители и пешеходы при таких условиях?
Бу очракта җәяүлеләр һәм транспорт йөртүчеләр « Регулировщик» ның кул хәрәкәтенә карап кына һәрәкәт итәргә тиешләр. Чөнки бу юл чатында юл хәрәкәтен көйләүче светофор юк, шулай ук җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен зебра да юк. Бу очракта регулировщикның уң кулы алга сузылганлыктан аңа сул яктан хәрәкәт итүче яшел төстәге җиңел машина төрле юнәлештә һәрэкәт итә ала. Регулировщикның аркасы яки уң ягыннан килүче транспорт чаралары туктарга тиешләр. Регулировщикның алгы ягыннан килүче транспорт чаралары фәкать уң якка гына хәрәкәт итә алалар.
Җәяүлеләр бу юл чатында урам аркылы регулировщикның арткы ягыннан гына чыгарга тиешләр .
Вопрос №4: Дайте разъяснения дорожным условиям и дорожным движениям на данном перекрестке? Какие правила должны выполнять водители и пешеходы на этом перекрестке?
Бу рәсемдә дә көйләнелми торган бердәй юл чаты бирелгән. Ике хәрәкәт итү зоналарын бирелгән. Беренчесе- рельстан йөри торган җәмәгать транспорты, икенчесе рельссыз йөри торган транспорт чаралары бар. Бу очракта рельссыз йөри торган транспорт уң яктан хәрәкәт итүче транспортка юл бирергә тиеш. Бу кагыйдәне шулай ук трамвай йөртүчеләрдә истә тотарга тиешләр.
Мондый чатта трамвай рельссыз йөри торган транспорт чараларына карата өстенлек ала һәм юнәлеше нинди булуга карамастан беренче үтеп китә ала. Икенче булып яшел төстәге җиңел машина хәрэкэт итэ .Чөнки аңа уң яктан килүче транспорт чаралары юк.Ә өченче булып кызыл төстәге автобус хэәрәкәт итә ала.
Вопрос №5: Дайте характеристику дорожным условиям, показанным на рисунке. Какие правила должны выполнять водители и пешеходы при таких дорожных условиях?
Бу рәсемдә төп юл ( асфальт белән капланган) һәм асфальтсыз бердәй булмаган юл чаты бирелгән. Бу очракта өстенлекне автобус ала.Чөнки автобус төп юлдан хәрәкәт итә. Бу очракта автобус кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала. Ул уңга , сулга һәм турыга да хәрәкәт итә ала. Автобус киткәннән соң кызыл һәм зәңгәр машиналарның хәрәкәт юнәлешләре кисешкән очракта, аларның хәрәкәте уң кул кагыйдәсенә буйсына, әгәр хәрәкәт юнәлешләре кисешми икән, алар үз юнәлешләрендә берүк вакытта кузгалып китә алалар.
Җәяүлеләр бу очракта юл йөрү кагыйдәләре буенча юл аркылы чыккан вакытта беренче сулга карарга һәм юлның ятысына җиткәч уңга карарга тиешләр.Әгәр дә юл аркылы чыккан вакытта икенче якка чыгып җитүгә ышаныч булмаса, юлдан баручы техниканы үткәреп җибәрү кирәк.
Вопрос №6: Дать объяснение данному чертежу, указанному на данном рисунке. В чем заключается особенность этого чертежа?
6. Сызым транспорт чараларының борылышларда алгы һәм арт күчәрләре төрле радиус буенча борылуын күрсәтә. Тәгәрмәчләр күчәренән соң алга һәм артка чыгып торган өлеш күбрәк булга саен борылышларда транспорт өчен борылу урыны күбрәк кирәк. А шуның өчен зуррак В. Зур габаритлы транспорт чарасы борылышларда булганда җәяүле юл читендә аеруча сак булырга тиеш. Арт тәгәрмәчләр борылу үзәгенә якынаялар.
Вопрос №7: Дайте объяснение данному рисунку. Зачем нужно знать эти данные? Где и как проверяются, исправляются такие данные?
7. Рәсемдә идәрә ителүче күперләрдә тәгәрмәчләрнең җиргә карата почмак белән урнашуы күрсәтелгән. Развал почмагы цапфа подшипнигының оч өлешендәгесен саклау өчен куела. Болай куйганда хәрәкәт вакытында барлыкка килгән көч тәгәрмәчне эчке якка кыса, төп подшипникка тери. Развал техник карау станөияләрендә махсус стендта , компютер ярдәмендә көйләнелә. Альфа почмагы цапфа торышы белән бәйле, көйләнелми. Ветта почмагы стойкадагы көйләү нокталарыннан үзгәртелә. 0-2 градус тирәсе.
Вопрос №8: Дать полное разъяснение рисунку. Как должны двигаться пешеходы и водители транспортных средств в таких случаях?
8.Борылышларда транспортларга үзәктән качу көче (центробежная сила) тәссир итә. Рц борылу радиусына һәм транспортның массасына бәйле. Тәгәрмәләрнең ышкылу көчен үзәктән качу көче узып китсә машина янга шуа башлый. Подвескага төшә торган авырлыкның тигезлеге үзгәрә, ул тышкы радиус буенча хәрәкәт итүче тәгәрмәч ягына күчә.Сыеклык ташый торган машиналар өчен бу бигрәк тә хәтәр. Цистерна тулы булмаса сыеклык чайкалып машинаның авырлык үзәге үзгәрергә, машина аварга мөмкин. Борылышларга кергәндә тизлекне киметеп, йөкнең торышын һәм юл өстенең нинди хәлдә икәнен исәпкә алып йөрергә кирәк.
Бу рәсемдә бензовозның борылыш вакыты күрсәтелгән. Тормозлаганда һәм борылганда үзәктән куу көче булган якка каршы юнәлә.әгәр тизлек зур булса, һәм бак тулы булмаса, андагы сыеклык өстәмә көч белән басым ясап машинаны әйләндереп атарга мөмкин. Тулмаган бак белән йөрүгә караганда тулы бак белән йөрү куркынычсызрак. Бу очракта җәяүлеләргә куркыныч яный, шуның өчен алар,бигрәк тә бозлавыкта, машина борылып беткәнче куркынычсыз зонада көтеп торырга тиешләр. Шуннан соң гына юлның сул ягыннан хәрәкәт итәргә тиешләр. Машина йөртүчеләр тизлекне дөрес сайлап һава торышының вакытын исәпкә алып хәрәкәт итәргә тиешләр.
Вопрос №9: Что должно быть в данной коробке? Составьте список. Для чего они нужны?
Бу беренче ярдәм аптечкасы.
Беренче ярдәм өчен иң кирәкле булган әйберләр һәм дарулар җыелмасын –беренче ярдәм аптечкасы- дип йөртэлэр. Аптечкада беренче ярдәм өчен иң кирәкле булган дарулар һәм әйберләрдән : авыртуны басучы , температураны төшерә торган, тынычландыра торган, йогышсызландыра торган; яраларны чистарту, бәйләү өчен : бинт, мамык (вата), микропларны үтерүгә сәләтле лейкопластырь, кан китүне туктату өчен – жгут .Аптечкада шулай ук: кайчы, пинцент, энә,шприц, градусник һәм термометр да булырга тиеш. Шулай ук аптечкада: эшкә сәләтлелекне арттыра торган, куркуны баса торган, эмоциональ киеренкелекне киметә торган препаратлар да булдырырга кирәк.
Беренче ярдәм аптечкасын гел яңа дарулар белән тулыландырып торырга кирәк. Аптечканы сатып алганда аның кайчанга кадәр кулланырга яраклылыгын карарга, упаковкасының сыйфатын тикшерергә, кулану өчен инструксиясенең булуына игътибар итәргә.
Кешенең нинди халәттә булуына карап: авыртуына, травмасына, яралануына карап алда саналып үтеләчәк беренче ярдәм өчен препаратлар тәкъдим ителә:
- Авыртуны баса торган, температураны төшерә торган,ялкынсынуга каршы торучанлылыкны арттыручы – анальгин, парацетамол, этазол, нурафен, бальзам
« Золотая звезда», мигреневый карандаш;
- Ашказаны авыртуына, эчәклекләрдәге, бавырдагы, сидек куыкчыкларындагы авыруны басу өчен- аллахол, но-шпа, ависан, холосол, паверин, никодин, альмагель;
- Сару кайнауны (изжога)- магний оксиды, понос – таксол,запор- бисакодил, ашказаны эшчәнлеге бозылуга – абонин, панкреатин.
- Ялкынсыну авыруларына – биомицин, левомицетин, стрептомицитин,тетрациклин;
- Гипертония –дибозол, димекарбин, раунатин;
-Гипертония- элеутерококк, кытай лимоннигы настойкасы;
-Йөткерү –мукалтин, пектусин,либексин, тусупрекс;
- Томау төшкәндә (насморк)- галазалин, санорин, каметон, интерферон;
-Пешү - витсон, литенол, пантенол, синтомициновая эмульсия;
- Агулану- активированный уголь, сульфит натрия, чәй содасы;
- Стенокардия ( йөрәк авыртуы)- валидол, нитроглицерин, корвалол, валокардин;
- Травмалар, яралар, киселүләр- канны туктату өчен жгут, яраларны бәйли торган пакетстерильный бинт, салфетка, микропларны үтерә торган пластырь, 5%-ы йод эремәсе, 1%-ы зелёнка, марганец калие, водород перикисы, медицина спирты, фурапласт, клей -
БФ-6 ,фурацилинһәм гидрокортизоновый мазь;
- Тынычландыра торган – валерианка настойкасы, пустырник, пион, Морозова тамчысы, Зеленина тамчысы, карвалол, валакардин, барбитал- натрид ,аминазин.
Даруларның срогына игътибар итәргә, срогы чыккан даруларны кулланмаска кирәк.
Сурәттә аптечка ясалган. Ул беренче медик ярдәм күрсәтү өчен кулланыла.
Аптечкада булырга тиеш:
1) Кан туктатырга жгут (артериаль һәм веноз)
2) Бинт и вата (стериль) перевязкага, нестериль
3) Лейкопластырь (Зур булмаган тән җәрәхәтләренә салына)
4) Йод (яраны чистарту өчен)
5) Валидол (Нерваланганда, йөкле хатын-кызларны уксытканда, диңгез һәм һава авыруларында кулланыла)
6) Корвалол (сердечно-сосудистый неврозда, тахикардияда, йокы озак кермәгәндә, , гипертоник авыру вакытында)
7) Нашатырь спирты (аң югалканда, хисенә китерү өчен иснәтәләр)
8) Анальгин, но-шпа (авыртуны басучы)
9) Перекись водорода (яраны эшкәртү)
10) Кайчы :)
11) Бактерицильный лейкопластырь
12) Гемостатик губка (канны туктату өчен)
13)Фурацилин (авыз-борыннарны юдыру өчен, бактериаль дезентерия вакытында да кулланыла)
14)Термометр(тән температурасы үлчәү өчен)
15) Аспирин (төн температурасын төшерү өчен)
16)Сульфацил (альбуцид) – при гонорейных и хламидийных заболеваних глаз
17) Зеленка (Антисептик)
18) Боз да була ала.(авыруны басу өчен, кайвакыт хәтта гәүдәдән аерылган очлыкларны операциягә кадәр саклау өчен, ләкин озакка түгел)
Вопрос №10: Что тут произошло? Правильно ли она выполняет? Что нужно предпринимать в дальнейшем?
Җавап: Практика күрсәткәнчә, юл-транспорт вакыйгаларында бәлагә таручыларда еш кына кул һәм аяк имгәнү аркасында кан агулар була. Биредәге рәсемдә дә кан агу сүрәтләнгән.
Ярадан өзек-өзек сиптереп алсу кызыл кан ага торган артерия җәрәхәтләнү аеруча куркыныч. Кыска гына вакыт эчендә организмдагы кан агып бетеп, үлем куркынычы тууы ихтимал.
Артериядән кан агуны туктату өчен барыннан да элек бармаклар яки йодрык белән ярадан өстәрәк тән тукымасына басарга кирәк. Шуннан соң кичекмәстән ярадан өстәрәк жгут салырга кирәк, ә андый жгут юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машина йөртүченең аптечкасында булырга тиеш. Жгут астына, яраланган кул яки аякны урап алып, теләсә нинди тукыма кисәге куеп калдырыла. Турыдан-туры тире өстенә жгут салырга киңәш ителми, чөнки аның тирегә зарар китерүе ихтимал.
Әгәр жгут булмаса , телә нинди ярдәмче материалдан – чалбар каешыннан, подтяжкадан, буйга ертылган тыгыз тукымадан, оек, шарф, галстук кебек әйберләрдән файдаланырга мөмкин. Бу максатта тимерчыбык,ботинка бавы кулланырга киңәш ителми, чөнки кысан вакытта аларның тире астындагы нерв җепселләренә зарар китерүе ихтимал.
Жгутны ярадан кан килү туктаганчыга кадәр кысалар. Бу вакытта артык көч куярга кирәкми. Шуны истә тотарга кирәк: әгәр жгут дөрес салынган икән тәннең тире катлавы җиңелчә агара, ә инде җитәрлек кысылмаганда , тән тиресе күгәреп чыга һәм ярадан кан агу көчәя. Ә инде жгутны кирәгеннән артык кыссаң, анны салган урында бик нык авырту сизелә.
Жгут салган вакытны төгәл билгеләп куярга кирәк. Жгут салыну вакытын бәйләвечкә яки жгут астына куела торган кәгазьгә язып куярга кирәк. Бәлагә тарыган кеше дәвалау учреждениясендәге врачка аягына яки кулына жгутның кайчан салынганлыгын әйтә алмаска мөмкин.Ә моны белү бик әһәмиятле чөнки жгутны җәй көне сәгать ярымга кадәр, ә кыш көне бары тик ярты сәгать кенә тотарга ярый.Әгәр дә шушы вакыт эчендә бәлагә таручыны дәвалау учреждениесенә илтмәсәләр, жгутны 10-20 минутка бушатып торырга кирәк, моның өчен башта артерияне ярадан өстәрәк бармак яки йодрык белән басып торалар. Жгутны бушайтуга артериягә басуны әкренләп киметәләр; әгәр канн агу туктамаса, жгутны яңадан кысалар. Кан агу туктаган булса, жгутны, кысмыйча гына, калдырып торалар, яраны өзлексез күзәтәләр.
Тәненә жгут салынган авыруларны яткырган хәлдә күчерергә киңәш ителә, аеруча, әгәр җәрәхәтләнү моментында шактый гына кан аккан булса.
Венадан кан агуны да кысып тора торган бәйләвеч салу юлы белән туктаталар. Моның өчен яраны стериль салфетка белән каплап, өстенә мамык куялар һәм нык итеп бинт белән бәйлиләр. Веналар яраланганда жгут салырга киңәш ителми. Вак капиллярлардан кан агуны, яраның зурлыгына карап, гади яки кысып тора торган бәйләвеч салу юлы белән туктатырга мөмкин.
Кул яки аяк яраланганда кан агуны туктату алымнары катлаулы түгел. Кирәк очракларда аларны кулана белү һәркемнең гражданлык бурычы булып әверелергә тиеш.
Вопрос №11: Дать разъяснение указанным средствам защиты и правилам их применения.
Биредә күрсәтелгән саклану чараларының берсе булып газ балончигы күрсәтелгән.Эченә нинди дә булса газ тутырылган һәм ул һөҗүм итүчегә карата кулланыла.Газ балончигының эченә төрле газлар тутырыла : перцовый, си-эс,(кешене параличландыра торган );
Көчле җил вакытында кулланырга киңәш ителми. Ябык бинада һәм бик якын арада куллану да үзеңә зыян китерергә мөмкин;
Практика күрсәткәнчә-иң эффектлы йогынты ясый алучы булып–( невропаралитический)
газ баллончигы тора. Ләкин бу баллонны Россиядә куллану тыелган, чөнки бу баллонны тиешенчә кулланмау аркасында төзәтеп булмаслык нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин.
Рәсемдә үз-үзенне саклау чаралары сурәтләнгән.
Болар -кешеләр, хайваннар ташланганда, гомерңә куркыныч янаганда, талану очракларында һ.б. очракларда кулланыла
ГБ (Газ Балончиклары) - моны төрле мылтык, аучы… кибетләрендә алырга була.
Хәзерге вакытта да алар бик популяр. Күп тапкырлар кулланып була. Көндәшнең тәненә, күрү, сулау, зур тәэсирле. Күбесенчә алюмин балончикларда 8-10 атм. басымы астында 25-100 мл катнашма сатыла. Составы:спиртлар, бензол, кетоннар, хлорлы органика, Фреон-П яки Фреон12 һәм иң мөһиме - агулаучы матдә - ирритант.
Куллану(әгәр дөрес кулланылмаса, кулланучы үзе дә агуланачак): ачык җирлектә, җил уңаена ташланучының йөзенә кыска-кыска порциялар б-н сиптерәсе, кулынны сузып сиптерү хәерлерәк.
Алькоголикларга, наркоманнарга. психик авыруларга, котырган этләргә һ.б. артык көчле тәэсир итми, тәэсир итми дисәк тә була.
Хәзерге балончиклар 3 әр, хәтта ераграк та сиптереп 30 мин ка нейтральләштерә ала.
"Черемуха"
Хәзерге вакытта бу ГБ табу кыен һәм тарихта да үз эзен калдырган дияргә кирәк, чөнки алар беренчеләрдән булып тора, ләкин 1-1.5 м ераклыкка гына сиптерә ала һәм ташланучыны 3 мин.ка гына нейтральләштерә. Хәзер аларны бутән, көчлерәк аналоглары алмаштырган.
Chemlite CML 199
АКШ та җитештерелә. Төбендә фонарик. Төнлә ишек ачканда, әйбер югалтканда уңайлы, карангыда ташланучыны танырга да була. Зм га кадәр сиптерә ала, ләкин 0.5 м га кадәр генә отышлы, димәк, шулай ук кулны сузып сиптерергә кирәк.
Астарак, аңавыбызча, резина таяк (резиновая палка) сурәтләнгән. Рәсемдә- ПУС-1 (“Аргумет”). Хәзерге вакытта МВД да кулланыла, Хокук бозучыга гомеренә куркынч янамый торган җәрәхәтләр салып бирелешүен тәэмин итә ала. Шулай ук бездә, Россиядә, "ПР-73М", "ПР-К", "ПР-Т", "ПУС-1", "ПУС-2", "ПУС-3" модельле палкалар чыгарыла.
Үз-үзенне саклау өчен дә сатыла.
Аннан да аста – электрошокер.
Шулай ук үз-үзенне саклау инструменты.
Вопрос №12: В каких массовых мероприятиях вам приходилось участвовать? Какие правила нужно выполнять при участии в таких массовых мероприятиях?
Урамнарда ,төрле мәйданчыкларда һәм күңел ачу учрежденияләрендә халыкның күпләп җыйналуы күзәтелә.Күбесенчә мондый халык туплануы – митингларда , демонстрацияләрдә, пикетларда һ.б. – 100 ләгән,ә кайвакыт меңләгән кешегә җитәргә мөмкин. Мондый җыелулар – тыныч, шаулы, агресив характерда булырга мөмкин.
Халыкның күпләп җыелуы гадәттә « гадәттән тыш хәл» итеп бәяәнә.Чөнки бу җыелуның ахыры бик аянычлы бетәргә мөмкин ( имгәнү, үлү , әйләнә -тирә мөхиткә зыян салу, җәмәгать урынында тәртип бозу һ.б. )
Халык төркеме – катлаулы, каршыторучанлыклы һәм идарә итүгэ бирелми торган булырга мөмкин. Төркемнең үз законы, анда катнашучының куркынычсызлыгы өчен бер- кем дә җавап бирми.
Төркемдәге кеше – ул бик кечкенә кисәкчек, ул кешене үзенең рәхимсез законнарына буйсындыра алучы механизм булып тора.Төркемнең механизмы гадәттән тыш рәхимсез: үзенең максатына ирешү өчен ул кешеләргә карата аяусыз,шәфкатьсез, хәттә үлемгә дә китерергә мөмкин. Мондый төркем белән идарә итүе бик авыр, яки бөтенләй идарә итеп булмый. Төркемне бары тик- көчле рухлы, кеше күңеленә тиз үтеп керә белә торган кеше генә туктата ала яки идарә итә ала.
Әгәр төркем тыныч характерда икән, ул вакытта аның үткәрү планы, билгеле бер максаты була һәм бу мероприятие җәмгыять өчен куркыныч тудырмый.
Кеше төркемгә үзе теләп, яки уйламаганда килеп эләгергә мөмкин.Шуңа карамастан ул килеп эләккән төркем аның яшәешенә куркыныч тудырырга мөмкин .Моның өчен кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк:
- Үзегез белән йорт хайваннары алмаска, бик зур әйберләрдән: зур сумкалар, рюкзак, кул арбасы.
- фото-кино-видеотехникаларны өйдә калдырырга,пыяла савытлар алмаска;
- гадиерәк капюшонсыз кием, төймәләрен төймәләп бетерергә, замоклы булса-замогын әләктереп куярга;
- биек үкчәле аяк киемнәре кимәскә, шнурлы булса сүтелмәслек итеп бәйләп куярга;
- үзегез белән очлы ,чәнечә торган, кисә торган , корал алмаска;
- кулыгызга плакатлар, транспорантлар, флаглар (агач саплы ) алмаска тырышырга;
- киемегездә символика яки ниндидә булса эмбема булса анны алп ату ягын карарга,чөнки ул сезнең көндәшегезнең ачуын китерергә мөмкин яки милиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә мөмкин;
- үзегез белән сезнең кем булуыгызны раслаучы документыгыз булу шарт;
- мероприятие үтәсе урынны ныграк өйрәнегез, килү-китү юлларын истә калдырыгыз;
- ситуацияне гел контрольдә тотыгыз, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта бу җирдән тизрәк чыгып китү ягын карарга;
- этеш – төртешне тыныч кына уздырып җибәрергә тырышыгыз;
- әгәр төркемдә чуалыш башланса егылмаска тырышырга кирәк, егылган очракта башны сакларга ,яки тизрәк торып китү ягын карарга;
Безнең мәктәпкүләм оештырылган 9май Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган митингта катнашканыбыз бар.
12. Кеше күп җыела торган чаралар вакытында бик сак булырга кирәк. Төркем нинди максат белән җыелган, оештыручылары кем, тәртип саклау чаралары күрелгәнме икәнен белми торып массовый чараларда катнашу кеше гомере өчен куркыныч тудырыга мәмкин. Андый чараларга барганда зур сумкалар, аудио- видео аппаратура, пыяла савытта эчемлекләр алмаска, җиңел кием,шарф, галстуклардан башка гына кияргә, җайлы аяк киеме кияргә кирәк Транспарант лар тотмагыз. Төркемнең читләре куркынычсызрак урын булып санала. Куркыныч урыннар трибуна аллары, микрофон, сәхнә аллары.
Әгәр төркемдә тәртипсезлек башланса исерек кешеләрдән, тулы гәүдәле, арба этеп баручылардан ераграк торырга кирәк. Төрле провакаөияләргә этү – төртүгә каршы җавап бирмәгез. Милиөиягә каршы торырга яки сөйләшүләр алып барырга тотынмагыз. Төшеп калган әйберне бик кадерле булсада иелеп алырга уйламагыз. Тормыш кадерлерәк.!
Вопрос №13: Отчего происходит такое явление? Как защищаться от него? Может ли случиться у нас такое?
Җавап : Бу рәсемдә диңгез өстенә явучы метеорлар яңгыры күрсәтелгән. Космик объектлар белән бәрелешү безнең планетада гел күзәтелеп тора. Ел саен җир өслегенә зур булмаган берничә мең метеоритның төшүе күзәтелә. Соңгы 300 ел эчендә метеорит яңгырының 60 тапкыр булуы теркәлгән. Иң көчле метеорит яңгыры 1833 елның 12- 13 ноябрьгә каршы төнендә күзәтелә. Ул 10 сәгать дәвам итә. Шушы вакыт эчендә җир өслегенә якынча 240мең метеорит төшүе күзәтелә. Күбесенчә «йолдызлар яңгыры» җир өслегендә ноябрь айларында күзәтелә; бу «Тампеля-Татла» дип исемләнгән кометаның
Койрык өлеше тыгыз атмосфера катламына тиюдән барлыкка килә.Бу күренешне галимнәр «Леониды» дип атаганнар.1956 елда минутына якынча 2300 метеоритның җиргә төшүе күзәтелгән.Һәр елны 9-14 августта җирнең атмосфера өлеше метеорит кисәкчекләреннән торган болытлар белән очраша, бу метеорит болытлары Персия йолдызыннан аерылып чыгалар.
1998 елның 8 март кичендә Колифорния штатында (США) гадәти булмаган көчле якты метеорит яңгыры күзәтелә. Бу күренеш җирле халыкны бик нык куркуга сала. Юлларда машиналар туктап бу күренешне күзәтәләр һәм бик зур пробкалар китереп чыгаралар.
Берничә дистә метр зурлыгындагы космик объектлар белән җирнең бәрелуе 100-150 елга бер булырга мөмкин.
Космик тәне 10 метр зурлыгындагы җисем зур хәвеф- хәтәр китереп чыгарырга: кешене имгәтергә, хайван һәм транспорт средстволарына, төзелешкә зыян салырга мөмкин.
Зур размерлы космик объектларның җиргә төшүе: халык күп урнашкан җирләргә, атом электростанцияләренә, төрле куркыныч химик матдәләр саклана торган складларга һәм гидротехник корылмаларга эләгүе бик зур куркыныч тудыра.
Космик объектларның җиргә төшүеннән килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр:
- җимерелүләр,җир тетрәүләр ,су басулар,зур янгыннар, бик көчле яктылык һәм җылылык нурланышлары, җирнең азот катламының кимүенә, кислоталы яңгырлар белән җирнең суның пычрануы, җирдәге тереклекнең юкка чыгуы мөмкин.
Бик зур космик объектларның җир өслегенә килеп төшүеннән кешелек дөньясы көчсез, аңа каршы торучанлык юк дәрәжәсендә диярлек. Әммә ләкин галимнәребез космик объектларны даими күзәтеп, астрологик фаразларны әйтеп, кисәтеп торалар.
13. Метеор яңгыры.Кояш системасында планеталардан тыш бик күп кометалар, метеорлар, болитлар үз орбиталары буенча әйләнеп йөри. Космостан җиргә килеп төшкән җисемнәрне метеоритлар дип йөртәләр. Җир атмосферасын үткәндә аларның күбесе янып бетә, зур размерлы булганнары гына килеп җир өстенә төшә, 40 т лы – 30 т метеоритлар билгеле.меторлар кометалар кебек
Үк куркыныч түгел. Ел саен билгеле бер вакытта без күк йөзендә йолдылар яңгырын бигрәк еш күзәтәбез.Ноябрь аенда Тампеля – Татла кометасы койрыгы җир яныннан узганда бу күренеш ,август аенда Персей йолдызлыгыннан таралучы метеор кисәкчекләре бигрәк күп күзәтелә. Җирнең өстенә ел саен беничә мең кечкенә размерлы метеоритлар төшә. Җирнең зур космик обьект белән бәрелү куркынычы 100 – 150 ел га бер тапкыр ешлыгында ихтимал. Шуңа күрә бу кометаларның орбиталары, тизлеге, массалары өйрәнелә.
Вопрос №14: Расскажите правила поведения для рыболовов при различных случаях.
Балыкчылык белән елның теләсә кайсы вакытында шөгыльләнергә мәмкин.
Балыкчылык үз эченә - балык тоту өчен корал : кармак, ятьмә, ау һәм җим әзерләүне , тоту урынына барып урнашу; балык тоту урыны әзерләү, балык тоту, тотылган балыкны саклау, аннан азык әзерләүне үз эченә ала.
Балык тоту вакытында коры җиргә утырып тору, саләмәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен махсус кечкенә ,җыелмалы балыкчы урындыгы яки кул
астындагы материаллардан файдаланырга мөмкин.
Ишелә торган текә яр буйларында һәм бетон плитәләр белән әйләндереп алынган яр кырыйларында балык тоту куркыныч:( яр ишелеп суга егылып төшү куркынычы бар).
Балык тотуның иң куркыныч элементы булып (крючёк ) кармак энәсе тора. Энәләрне махсус савытларда сакларга кирәк.
Балыкчылык әле ул кирәк-ярак һәм җим әзерләүдән генә тормый, ул шулай ук кием-салым, туклану өчен азык, көндәлек көнкүреш гигиена предметларын әзерләүдән дә тора. Әгәр дә ачык һавада төн үткәрү белән балыка барасың икән - үзең белән савыт-саба, төн үткәрү өчен кирәкле әйберләр, учак ягу һәм азык әзерләү өченәйберләр алырга кирәк. Кием-салымны шулай итеп сайларга: ул инде җылы вакытта сиңа уңайлы булырга һәм салкын вакытта да кешегә суык тидерергә тиеш түгел. Кием тиешенчә җылы, тиешенчә уңайлы, иркен булырга тиеш.
Җәйге җылы вакытта яшел һәм соры төстәге материалдан тегелгән киемгә (костюмга һәм чалбарга ) өстенлек бирелә. Кояш нурларыннан саклану өчен кепка, шләпә, зонтик, кояштан күзләрне саклау өчен кара күзлекләрһ.б.ны алырга кирәк.
Ә инде салкын һавада костюм эченнән җылы кием киелә.Бигрәк тә балыкчының үзе белән свитеры, җылы ноские, яңгыр һәм җил чыкса су үткәрми торган плащы булса әйбәтрәк. Аякка ботинка яки җиңелчә резина сапогилар кияргә.
Тагын шулай ук үзең белән : кул юу өчен сабын, сөлге, чиста чүпрәк, яраларны эшкәртү өчен йод, мамык һәм бинт алырга кирәк.
Балык тотар алдыннан беренче эш итеп җимне кармак энәсенә киертү һәм аны дөрес итеп суга ыргыту. Кармакны дөрес итеп суга салмаган очракта син үзенә яки яныңдагы иптәшеңә куркыныч тудырырга мөмкин( кармак энәсенең кешенең берәр җиренә эләгеп җәрәхәт ясарга мөмкин). Әгәр дә кармак энәсе суда булган берәр әйбергә эләккән очракта аны ычкындыру ягын карарга кирәк ( кармак сабы белән булышу яки бүтән берәр таяк кулланырга), ычкындыру мөмкин булмаган очракта кылны өзү уңышлырак була.
Кармакка бик зур балык ( җәен, осетр , чуртан һ.б.) лар эләккән очракта кармак җебен кулга ,аякка яки гәүдәгә чорнарга ярамый.Чөнки бу балыкларның көче кешенекенә караган да күпкә зуррак булып ,сине суга өстерәп кереп китәргә мөмкин. Бу очракта кармак җебен якында агач булса шуның кәүсәсенә чорнарга яки бүтән берәр әмәлен табарга кирәк (якында берәр иптәшкә эндәшергә була).
Балыкчылар арасында кышкы сезонда балык тоту популяр булып тора. Бу чорда балыкчы үзенең сәламәтлеге өчен аеруча сак булырга тиеш.
Кышкы сезонда балыкка җылы өс һәм аяк киемсез балыкка бару рөхсәт ителми. Калын мех курткалар,башка мех шапкалар, калын чалбарлар, аякка киез итекләр ( тирән эчле резин галошлар киертелгән) ,кулга җылы бияләйләр яки мамык перчаткалар кияргә кирәк. Боз вату өчен лом яки балыкчы боравы һәм утырып тору өчен ниндидә булса берәр әйбер алырга кирәк. Әгәр дә җилле көн булса палатка формасындагы әйбер яки җил үткәрми торган плёнка алырга һәм бөркәнеп утырырга киңәш ителә.
Кышкы чорда балык тотуның иң куркынычы: бозның тиешенчә калынлыкта булмавы, ялгызың гына балыкка бару яки тиешенчә киенмәү.
Боз өслегенә кергәнче беренче чиратта бозның чынлап та каткан булуына ышаныч булганда гына керергә рөхсәт ителә.Әгәр дә инде бозның тиешенчә катмавын белгән очракта бу у Кышын балык тотканда:
1) Балык тотарга бер үзен генә йөрмә
2) Көндез (4-5 сәг ңҗылы кояшлы көндә) бознын эрүен онытма
3) Күп кенә балыкчылар бознын начар булган чагында сулык кырынан ( ярдан) читләтеп узмакчы булалар, ләкин үсемлекләр (камышлар һ.б.) күрсәгез, аларны да ерактан читләтеп узыгыз, чөнки алар янында боз нык булмый.
4) Кайбер сулыкларда суасты чишмәләре кышын да катмый, димәк, саклыкны боз калын булганда да сакларга кирәк.
5) Грунт сулары чыккан (белсән), агым зур була торган урыннар тотма.
6) Язын сак булырга кирәк (боз өстендәге кар эрүе, бозның үзе эрүе, сулыкта су кубәю боз җимерелүгә китерә)
7) Үзегез белән җылы чәй алырга, туна башлаганны көтмичә кире кайтырга,
очлыкларны өшеткәнче утырмаска
8) Кешене коткарганда: аяк киемнәрен сала алса салырга һәм каушамаска кушырга, боз кырына тотынып торырга( булдыра алса), ләкин чыгам дип бозга басмаска (зур басым ясамаска, бозның ватылу ихтималы бар), үзенә аяк-кулларны киң куеп бер таяк яки бәкене алып батучыга шуышырга, таякны биреп өстерәп чыгарырга (батучы да яткан килеш).
Яхшы боз, ким дигәндә, 4-5 см калынлыкта үтә-күренмә булырга тиеш.
Боз сулык уртасында юкрак,. ә кырында калынрак.
рыннан китү хәерлерәк була.
Вопрос №15: Укажите общее название этого оружия. Назовите отдельные части и назначение их. Кто и в каких случаях имеет право применять это оружие?
ХХ гасырда уйлап табылган атом , водород һәм нейтрон бомбаларына караганда да кешелеклелек тормышына куркыныч тудыручы корал булып « стрелковое оружие» кала бирә. Автомат шәхси кулланылышлы автоматик корал булып тора, дошманны юк итү яки анны коралсызландыру өчен, якын арада ( ераклык 500 м . дан артмаган очракта) сугыш алып бару өчен кулланыла.Бу коралның төп өстенлеге булып – автоматик ату яки кыска вакытлы ( 3…..5 тапкыр ату), озын ( 10 га кадәр ату ) чиратлап яки туктаусыз ату көченә ия.
Дошманны кул сугышында җиңү өчен автоматка штык пәке беркетелә.
Мондый коралны уйлап чыгаруда һәм ясауда беренчелекне һәм өстенлекне Россия алып тора. Иң беренчеләрдән булып пистолет –автоматны уйлап табучы Михайлов артеллерия академиясен бетергән Владимир Григорьевич Федоров (1874- 1966г.г) тора. Бу коралны тагын да яхшырту,яңарту өстендә эш алып барган Михаил Тимофеевич Калашников тора.
Бу автомат шуның хөрмәтенә Калашников АК-47 дип йөртелә.
Бу корал хәзерге вакытта дөньяның бик күп илләренең армия хәрби көчләрендә киң кулланыла.
К о р а л н ы ң т ө з е л е ш е :
Приклад – агачтан ясалган автомат түтәсе ;
Автомат көпшәсе коробкасының капкачы;
Күчерүче сектор;
Кире кайтаручы механизм ( пружина);
Курок -тәте ;
Затвор рамасы газ поршене белән;
Көпшә каробкасы;
Автомат биге ( затвор)
Прицел планкасы;
Прицел калодкасы;
Газ трубкасы;
Газ камерасы;
Газ үткәрүче тишем;
Мушка;
Мушка предохранителе;
Цевьё – көбәк ;
Шомпол ;
Көпшә торбасы;
Патроннар тутырыла торган магазин;
Магазин урнаштыру оясы;
Магазины эләктереп кую механизмы;
Ычкындыру ыргагының фигуралы чыгынтысы;
Ычкындыргыч механизм;
Пистолет тоткыч;
Пистолет тоткычының беркетү җайланмасы;
Пенал- автоматны чистарту өчен кирәкле булган җайланмалар тутырылган савыт
( түтәгә урнаштырыла);
Җавапның икенче варианты
1. Приклад
2. Возвратный механизм үкчәсе
3. Отражатель
4. Курок
5. Возвратный механизм
6. Затворная рама
7. Затвор
8. Баек
9. Прицельное приспособление
10.Флажок
11. Газ. накладка
12. Поршень
13. Газовая каморка
14. Целик
15. Прицельное приспособление
16. Цевье
17. Шомпол
18. Ствол
19. Магазин
20. Фиксатор магазина
21. Подпятка ращка
22. Замедлитель
23. Спусковой крючок
24. Пистолетная рукоятка
25. Винт
26. Пенал.
АК47 (автор :47 ел Калашников) яки АКМ (модернизированный 74 елда ) хәзерге вакытта дөньяның 47 иленең армия сафларында кулланыла. Оборонада да, хөҗүм вакытларында да, сакчылыкта да төп корал. Россиядә төп корал булып тора.
Автомат автоматик һәм одиночный режимда ата ала.
Калибр 7.62 мм
дальность огня 400 м
масса 3.6 кг
патрон саны 40 шт.(пулеметында 70)
беренчел тизлек 715 м/с
максимум 3000 м га ата
100 пуля/мин
Ләкин төп начар яклары да бар: туктаусыз 3-4 магазин атуга ук автомат “төкерә” башлый ( метал җылынганда киңәюе нәтиҗәсендә пуляның басымбарлыкка китерүче газы киңәю нәтиҗәсендә барлыкка килгән зазордан чыга һәм зур кенетик энергиягә ия булмый, шундук җирнен тарту көче тәэсирендә җиргә төшә), автоматик режимда 2-3 пуля ату гына отышлы була (2-3 пулядан соң мушканы өскә тарта башлый).

Используются технологии uCoz