Исторический турнир
    Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча
    «КӨНБАГЫШ»
    исемле уку елы дәамында эшли торган конкурс
    Конкурс ТР Балтач муниципаль районы мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
    Проект 2006 елның 15 октябрендә эшли башлады. Проект авторы: Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

    Конкурсның девизы:
    “Көнбагыш һәрвакытта да кояшка карый. Без якты киләчәккә омтылабыз. Тормыш һәркемгә бары тик бер генә мәртәбә бирелә. Үзеңнең тормышыңны һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын сакла!”

         ЯҢАЛЫКЛАР

         

    Фотоальбомга рәхим итегез! 30 май 2007 ел
         Фотоальбомга финал ярышларыннан репортаң формасында фотолар куелды. Рәхим итегез! Фотоларны "Хезмәт" газетасы журналисты Зәлия Фәйзрахманова төшерде.

         

    Чепья мәктәбе базасында «Көнбагыш» конкурсының финал ярышлары үтте. 15 май 2007 ел.
         Ярышларга 10 мәктәптән 15 команда составында 75 укучы килгән иде. Ярышлар түбәндәге 4 төрдә үткәрелде һәм 5 сәгать ярымга сузылды:
         1). Командаларның үзләре белән таныштырулары һәм реклама
         2). Юлда йөрү кагыйдәләрен тикшерү.
         3). Тормыш иминлеге кагыйдәләрен тикшерү.
         4). Капитаннар ярышы.
         
         Жюри ярышларга бәяләр куйды һәм беренче урынга түбәндәге командалар чыкты:
         1 урынга: «Хәерле юл» (Шеңшеңәр, 6 класс), «Бәхет дагасы» (Көшкәтбаш,8 класс), «Хәрәкәт» (Кенә мәктәбе, 10 класс).
         ЮХИДИ ның иминлек фонды 1 урын алган командаларга 2000 әр сум, 2 урын алган командаларга 1500 әр сум, 3 урын алган командаларга 1000 әр сум премия һәм дипломнар тапшырды.
         4 һәм 5 урын алган командаларга ярты ел дәвамында «Сабантуй» гәҗите килеп торачак.
         Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны ЮХИДИның иминлек фонды директоры Нияз Хәбибуллин, инспектор Хәлим Хөсәенов, «Сабантуй» газетасы журналисты Йолдыз Шәрәпова, конкурсны алып баручы Рәфхәт Зарипов, Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге директор урыбасары Миләүшә Салихова котладылар.
         Тулырак мәгълүматларны сайтның «Нәтиҗәләр» битендә укый аласыз.

         

    Йомгаклау туры 15 майда Чепья мәктәбе базасында үтәчәк, 10 май 2007 ел.
         Командалар соңгы хәзерлек сызыгында. Финал ярышлары 15 май көнне Чепья мәктәбе базасында актлар залында үткәреләчәк. Командалар барлык укучылар алдында чыгыш ясаячаклар. Комиссия дә балларны барлык укучылар алдында куячак. Уңышлар сезгә!

         

    Йомгаклау туры программасы. 22 апрель, 2007 ел.
         Ярышлар түбәндәге тәртиптә үткәреләчәк:
          1. Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен рекламалау. Һәр командага чыгышлар өчен 3 әр минут вакыт бирелә (Девиз, җыр, эмблема, киенү формасы һәм рекламаның актуальлеге бәяләнә) – 20 баллга кадәр.
          2. «800 сорау һәм 800 җавап сериясеннән юлда йөрү кагыйдәләре буенча команда белән компьютер тесты башкару. 10 сорауга дөрес җаваплар сайлап алу. Һәр командага 3әр минут вакыт бирелә. Бәяләү 1 дөрес җавапка 2 балл. Барлыгы 20 баллга кадәр.
          3. ТИН кагыйдәләре буенча билет алып, куелган сорауларга җаваплар бирү. Сорауны алып, кыскача гына фикерләшкәннән соң, куелган сорауга бер укучы җавап тота. Аннары калган укчылар җавапны тулыландырырга мөмкин. Барлыгы 30 сорау. Бу сораулар нигездә 1 һәм 2 турларда 5-10 класс укучылары өчен ТИН буенча укучыларга тәкъдим ителгән сораулар. Бу сорауларга җаваплар тулысы белән безнең сайтта бар. Аларны яхшылап укып, ныклап хәзерләнергә кирәк. Хәзерләнү һәм җавап бирү өчен командаларга 3 минут вакыт бирелә. Җаваплар тулы булуларына карап 20 баллга кадәр бәяләнә.
          4. Капитаннар ярышы. Компьютер тестлары белән 14 биремнән торган ярышлар. Бу тесттагы биремнәр «Имин тәгәрмәч» ярышларында үткәрелгән «Юлда йөрү кагыйдәләре белгечләре» тестына ошаган. Бер дөрес җавапка 2 балл исәбеннән эшләр 28 баллга кадәр бәяләнә.
         Финалда максималь 88 баллга кадәр җыю мөмкинлеге бар. Баллар нульдән башлап исәпләнә. Алдагы турларда җыйналган баллар биредә исәпкә алынмый.
         Жюри түбәндәге составта билгеләнә:
         Хәбибуллин Н.А. –жюри рәисе
         Хөсәенов Х.Х. – жюри члены
         Мостафин Р.Р. – жюри члены
         Зәйнетдинов Р.Т. – жюри члены
         Җиңүче командалар (һәр группада 1-2-3 урыннарны алучыларга) акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Калган командаларга кызыксындыру призлары биреләчәк. Призлар Балтач муниципаль районы ЭЭБ ЮХИДИ бүлегенең иминлек фонды исәбеннән биреләчәк.
         Ярышлар Балтач районы мәктәпләре укучыларының класс командалары арасында юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен Интернет аша өйрәнү «Көнбагыш» конкусының төп Нигезләмәсенә туры китереп үткәрелә.

         

    Йомгаклау туры май аенда үткәреләчәк. 10 апрель, 2007 ел.
         «Көнбагыш» конкурсының йомгаклау туры 4 төрле ярыштан торачак.
          1. Өй эше формасында. Үз командаңны күрсәтү һәм реклама
          2. Юл йөрү кагыйдәләрен белү
          3. Тормыш иминлеге кагыйдәләрен белү
          4. Капитаннар ярышы
         Алга таба йомгаклау турының конкрет программасы биреләчәк.

         

    «Көнбагыш» икенче турны йомгаклады. 23 март 2007 ел.
         Чепья мәктәбе базасында «Көнбагыш» конкурсының икенче туры йомгакланды. 9 команда составында 45 укучы килгән иде. Һәр командадан 5 әр укучы комиссия алдында үзләренең белемнәрен расладылар. Командалар урыннарны түбәндәгечә бүлештеләр.
         Беренче төркемдә:
         1 урын. «Тамчы» — Чутай мәктәбе, 6 сыйныф
         2 урын. «Юлчы» — Кенә мәктәбе, 5-6 сыйныфлар
         3 урын. «Огоньки» — Чепья мәктәбе, 6 «а» сыйныфы.
         Икенче төркемдә:
         1 урын. «Зебра» — Кенә мәктәбе, 7-8 сыйныфлар
         2 урын. «Бәхет дагасы» — Көшкәтбаш мәктәбе, 8 сыйныф
         3 урын. «Ромашка» — Куныр мәктәбе, 8 сыйныф.
         Өченче төркемдә:
         1 урын. «Хәрәкәт» — Кенә мәктәбе, 10 сыйныф
         2 урын. «Яшел ут» — Субаш мәктәбе, 10 сыйныф
         3 урын. «Елмаю» — Көшкәтбаш мәктәбе, 9 сыйныф.

         Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча район мәктәпләре укучылары арасында үткәрелә торган бу конкурсның ике турында барлыгы 400 дән артык укучы (41 команда) катнашты. Беренче турда җиңеп 9 команда бүләкләр алган иде. Бу турда тагын 9 команда бүләкләр алды. Аларны Балтач ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге Иминлек фонды директоры Нияз Хәбибуллин тапшырды. Беренче һәм икенче урын яулаган командалар мангитофон, өченче урындагылар сәгать алып кайтып киттеләр. Иң әһәмиятлесе шул: биремнәр шактый катлаулы булса да, укучыларның зур тырышлык куеп ныклы хәзерләнгәннәре ачыкланды. Хәзер инде яшь чакта өйрәнгән белемнәрне гомер буена саклап, дөрес итеп куллану сорала. Конкурсның максаты да иң беренче чиратта үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын сакларга өйрәнү.
         Укучыларга бу кагыйдәләрне өйрәтү өчен ТИН, информатика укытучыларының, сыйныф җитәкчеләренең ярдәме, мәктәп җитәкчелегенең контроле кирәк. Ике тур нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр ачыкланды. Кокурсның актуальлеген аңлап, бу юнәлештә түбәндәгеләр аеруча актив булып, бердәм эшләделәр түбәндәге баллар тупладылар:
         Түбән Кенә мәктәбе — 189,6 балл,
         Көшкәтбаш, мәктәбе — 184 балл,
         Субаш мәктәбе — 168,5 балл,
         Куныр мәктәбе — 153 балл,
         Смәел мәктәбе — 153 балл,
         Сосна мәктәбе — 147,5 балл,
         Салавыч мәктәбе — 125,5 балл,
         Чепья мәктәбе — 123 балл,
         Түнтәр мәктәбе — 78,5 балл,
         Шеңшеңәр мәктәбе — 67,3 балл,
         Балтач гимназиясе — 64,8 балл,
         Карадуган мәктәбе — 60 балл,
         Норма мәктәбе — 54,5 балл,
         Балтач мәктәбе — 52,5 балл,
         Чутай мәктәбе — 50,1 балл,
         Арбор мәктәбе — 35,5 балл,
         Кече Лызи мәктәбе — 29,5 балл.
         Конкурста барлыгы 18 мәктәп катнашты.
         Бәйгенең финал ярышлары май аенда үткәреләчәк. Анда катнашу өчен ике тур нәтиҗәләре буенча 75 укучыдан торган 15 команда сайлап алынды.
         Менә алар
         Беренче төркемдә:
         «Янар чәчәк» — Смәел мәктәбе, 5 сыйныф
         «Огоньки» — Чепья мәктәбе, 6 «а» сыйныфы
         «Балкыш» — Көшкәтбаш мәктәбе, 5 сыйныф
         «Хәерле юл» — Шеңшеңәр мәктәбе, 6 сыйныф
         «Юлчы» — Кенә мәктәбе, 5-6 сыйныфлар.
         Икенче төркемдә:
         «Пост юных инспкторов» — Чепья мәктәбе, 7 «а» сыйныфы
         «Бәхет дагасы» — Көшкәтбаш мәктәбе, 8 сыйныф
         «Ромашка» — Куныр мәктәбе, 8 сыйныф
         «Бәхетле рейс» — Смәел мәктәбе, 8 сыйныф
         «Зебра» — Кенә мәктәбе, 8 сыйныф
         Өченче төркемдә:
         «Елмаю» — Көшкәтбаш мәктәбе, 9 сыйныф
         «Яшел ут» — Субаш мәктәбе, 10 сыйныф
         «Сәяхәтче» — Сосна мәктәбе, 9 сыйныф
         «Светофор дуслары» — Салавыч мәктәбе, 9-10 сыйныфлар
         «Хәрәкәт» — Кенә мәктәбе, 10 сыйныф.
         Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

         

    Карар. 12 март 2007 ел.
         Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча Балтач районы мәктәпләре укучылары өчен үткәрелә торган “Көнбагыш” конкурсын үткәрү буенча эксперт комиссиясе карар бирә:
    Икенче тур сораулары буенча 26 командадан эшләр килде. Язма эшләрне карап һәм нигезләмә буенча тикшереп чыкканнан соң комиссия түбәндәге командаларның эшләрен призлы урыннар алырга лаеклы дип тапты:
    1. «Огоньки», 6 а кл, Чепья
    2. «Юлчы», 5-6 кл, Кенә
    3. «Тамчы», 6 кл, Чутай
    4. «Бәхет дагасы», 8 кл, Көшкәтбаш,
    5. «Ромашка», 8 кл, Куныр
    6. «Зебра», 7-8 кл, Кенә
    7. «Елмаю», 9 кл, Көшкәтбаш,
    8. «Яшел ут», 10 кл, Субаш
    9. «Хәрәкәт», 10 кл, Кенә
    Эшләрнең бәяләнүләре 0,5 балл белән генә аерылып торганлыктан, призлы урыннарны бүлешү өчен, комиссия бу командаларның үз эшләрен “яклавын” сорый.
    Моның өчен район мәгариф бүлеге башлыгыннан исемлеккә кергән һәр командадан, капитанны кертеп, 5 әр укучыны Балтачка мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җыярга рөхсәт бирүгезне сорыйбыз. Эшләрне яклау вакытында һәр катнашучы үзләре хәзерләгән 15 сорауның берсенә билет алып, шунда ук җавап бирергә тиеш. Бары тик яклау нәтиҗәсе буенча 1-2-3 урыннар билгеләнә. Яклау вакытында тигезлек килеп туган очракта капитаннарга өстәмә биремнәргә җавап тотарга туры килер.
    Шунда ук беренче тур ярышына нәтиҗә ясалып, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәтләре иминлеге фонды призлар да тапшырачак.

         

    Эшләрне туплау тәмамланды. 4 март 2007 ел.
         Икенче тур биремнәрен туплау тәмамланды. Эшләрне җентекләп тикшерү бара. Бу турда биремнәр беренче тур биремнәренә караганда шактый катлаулы итеп төзелгән иде. Шуңа күрәме, бу тур биремнәренә килгән җаваплар саны кимрәк булды. Әмма җаваплар беренче тур белән чагыштырганда шактый тулы язылганнар. Икенче тур биремнәренә барлыгы 26 командадан җаваплар килде:
         5-6 сыныфлар буенча 9 команда: «Янар чәчәк» (Смәел, 5 кл), «Огоньки» (Чепья, 6 а кл), «Светофор» (Сосна, 5-6 кл), «Дуслык» (Субаш, 5 кл), «Балкыш» (Көшкәтбаш, 5 кл), «Светофор» (Балтач, 5 б кл), «Хәерле юл» (Шеңшеңәр, 6 кл), «Юлчы» (Кенә, 5-6 кл), «Тамчы» (Чутай, 6 кл).
         7-8 сыйныфлар буенча 10 команда: «Юность» (Гимназия, 7-8 кл), «Ялкын» (Түнтәр, 8 кл), «Пост юных инспекторов» (Чепья, 7 а кл), «Бәхет дагасы» (Көшкәтбаш, 8 кл), «Салават күпере» (Субаш, 8 кл), «Ромашка» (Куныр, 8 кл), «Бәхетле рейс» (Смәел, 7 кл), «Зебра» (Кенә, 7-8 кл), «????» (Мало-Лызи, 7-8 кл), «Йолдыз» (Чутай, 7 кл).
         9-10 сыйныфлар буенча 7 команда: «Елмаю» (Көшкәтбаш, 9 кл), «Яшел ут» (Субаш, 10 кл), «Ландышлар» (Куныр, 9 кл), «Сәяхәтче» (Сосна, 9 кл), «Светофор» (Салавыч, 9-10 кл), «Хәрәкәт» (Кенә, 10 кл), «Юлчылар» (Сосна, 10 кл)
         Эшләрне җентекләп тикшерү һәм анализлау дәвам итә. Гадел булсын!

         

    Икенче тур җавапларын җибәрү вакыты тәмамланды. 15 февраль 2007 ел.
         Икенче тур җавапларын җибәрү вакыты тәмамланды. Иң беренче эшләр Смәел, Шеңшеңәр, Көшкәтбаш һ. б. мәктәпләрдән килде. Эшләрне туплау, Интернеттан килгән җавапларны кәгазьгә чыгару эшләре бара.

         

    Икенче тур биремнәрен башкару бара. 2 февраль 2007 ел.
         Февраль аена кердек. Кыш уртасы. Өйдә утыру һәм юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү вакыты җитте. Икенче тур биремнәрен башкару бара. Иҗади эшчәнлегегездә уңышлар юлдаш булсын!

         

    Интернетка икенче тур биремнре куелды. 10 гыйнвар 2007 ел.
         Интернетка икенче тур биремнре куелды. Җавапларны җибәрүнең соңгы срогы 15 февраль. Исегезгә төшерәбез: Икенче турда теләгән һәрбер класс-команда катнаша ала. Икенче турның җиңүчеләре булып, беренче турда катнашып приз ала алмаган командалар һәм шулай ук беренче турда бөтенләй катнашмаганнар да булырга мөмкин. Икенче тур призлары бары тик икенче тур нәтиҗәләре буенча гына үткәрелә. Беренче тур нәтиҗәләре буенча приз алган командалар финалга чыгу өчен тырышырга тиешләр. Финалга чыгу беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Тәфсилләбрәк, “Нигезләмә” битенә кереп танышыгыз.Нигезләмәдә үзгәрешләр бар. Алда планлаштырганча, читтән торып үткәрелә торган турлар 3 түгел, ике генә булачак. Шунлыктан, финалга чыгу читтән торып үткәрелгән ике тур нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк. Икенче турда активрак катнашуыгызны сорыйбыз. Уңышлар телибез!

         

    26 декабрь 2006 ел. Кышкы каникулларны матур итеп үткәрегез, яхшылап ял итегез! “Көнбагыш” конкурсының икенче тур сораулары 2007 елга чыккач, 15 гыйнварга кадәр куелачак. Сайтны күзәтеп барыгыз.      

    Беренче турның җиңүчеләре билгеле! Бүген 11 декабрь 2006 ел.
          Эшләрне яклау 8 декабрь көнне Балтачта мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткәрелде. Эшләрне яклау нәтиҗәсендә командалар урыннарны түбәндәгечш бүлештеләр:
    5-6 сыйныфлар арасында:
    беренче урын - Балкыш, 5 кл, Көшкәтбаш
    икенче урын - Хәерле юл, 6 кл, Шеңшеңәр
    өченче урын - Юлчылар, 5-6 кл, Салавыч
    7-8 сыйныфлар арасында:
    беренче урын - Ялкын, 8 кл, Түнтәр
    икенче урын - Бәхетле рейс, 7 кл, Смәел
    өченче урын - Пост юных инспекторов, 7а кл, Чепья
    9-10 сыйныфлар арасында:
    беренче урын - Цунами, 9 кл, Арбор
    икенче урын - Сәяхәтче, 9 кл, Сосна
    өченче урын - Светофор, 9-10 кл, Салавыч
    Беренче урын яулаучыларга магнитола, икенче һәм өченче урын алучыларга фотоаппаратлар бүләк ителде.

          КОТЛЫЙБЫЗ!      

    Эшләрне яклау 8 декабрь көнне Балтачта була. Бүген 2 декабрь 2006 ел.
         Эшләрне яклау 8 декабрь көнне Балтачта мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткәрелә. Призны дәгъвалаучы команданың һәр группасыннан эшләрне якларга капитанны кертеп биш укучы һәм сыйныф җитәкчесе килә. Яклау өчен һәр командага 10 минут вакыт бирелә. Укучы читтән торып башкарган 15 сораудан бер билет ала һәм шунда ук җавап бирә. Җавапның төгәл һәм тулы булуына карап комиссия баллар куя. Урыннар яклау нәтиҗәләренә карап чыгарыла һәм призлар бирелә. 45 укучының эшләрне яклавы сәгать ярымда тәмамланырга тиеш. Яклау нәтиҗәләре буенча баллар тигез чыккан очракта капитаннар өстәмә сынауга кертелә. Яклау сәгать 9 да башлана.

         

    Карар. 28 ноябрь 2006 ел.
         Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча Балтач районы мәктәпләре укучылары өчен үткәрелә торган “Көнбагыш” конкурсын үткәрү буенча эксперт комиссиясе карар бирә:
    Беренче тур сораулары буенча 34 командадан эшләр килде. Язма эшләрне карап һәм нигезләмә буенча тикшереп чыкканнан соң комиссия түбәндәге командаларның эшләрен призлы урыннар алырга лаеклы дип тапты:
    1. Юлчылар, 5-6 кл, Салавыч
    2. Хәерле юл, 6 кл, Шеңшеңәр
    3. Балкыш, 5 кл, Көшкәтбаш
    4. Бәхетле рейс, 7 кл, Смәел
    5. Пост юных инспкторов, 7 а кл, Ципья
    6. Ялкын, 8 кл, Түнтәр
    7. Цунами, 9 кл, Арбор
    8. Светофор, 9-10 кл, Салавыч
    9. Сәяхәтче, 9 кл, Сосна
    Эшләрнең бәяләнүләре 0,5 балл белән генә аерылып торганлыктан, призлы урыннарны бүлешү өчен, комиссия бу командаларның үз эшләрен “яклавын” сорый.
    Моның өчен район мәгариф бүлеге башлыгыннан исемлеккә кергән һәр командадан, капитанны кертеп, 5 әр укучыны Балтачка мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җыярга рөхсәт бирүгезне сорыйбыз. Эшләрне яклау вакытында һәр катнашучы үзләре хәзерләгән 15 сорауның берсенә билет алып, шунда ук җавап бирергә тиеш. Бары тик яклау нәтиҗәсе буенча 1-2-3 урыннар билгеләнә. Яклау вакытында тигезлек килеп туган очракта капитаннарга өстәмә биремнәргә җавап тотарга туры килер.
    Шунда ук беренче тур ярышына нәтиҗә ясалып, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәтләре иминлеге фонды призлар да тапшырачак.

         

    Конкурска эшләр кабул итү тәмамланды. Бүген 20 ноябрь, 2006 ел
         16 ноябрьгә конкурска барлыгы 34 командадан беренче тур сорауларына җаваплар килде. 5-6 сыйныф командаларыннан 13 эш, 7-8 сыйныф командаларыннан 13 эш, 9-10 сыйныф командаларыннан 8 эш. Эшләрнең күләме һәм башкарылышы бик төрле. Хәзерге вакытта эшләрне барлау һәм тикшерүгә хәзерлек эшләре бара. Нәтиҗәләр билгеле булганнан соң, Интернет битенә кулачак. Хәзергә исә катнашучы командалар турындагы мәгълуматлар белән “Катнашучылар” битендә таныша аласыз. Кайсы командаларның үзләре турында җибәрелгән мәгълуматлары тулы түгел икән, аларны тулыландырып, Көнбагышның электрон почтасына юлларга кирәк. Кемнеңдер эшләре ниндидер сәбәп белән килмичә, Катнашучылар бүлегенә кертелмәгән булса телефон аша булса да хәбәрләшергә кирәк: 3-01-12 яки 3-01-38

         

    Җаваплар җибәрүнең соңгы срогы якынлаша. Бүген 13 ноябрь 2006 ел.
         13 ноябрь иртәсенә «Көнбагыш» конкурсына барлыгы 14 эш килде. Җаваплар җибәрүнең соңгы көне - 15 ноябрь. Ашыгыгыз! Килгән җаваплар арасында бик тә төпле, нигезле, аңлатмалар белән тулы итеп, яңа рәсемнәр белән бизәп җибәрелгәннре бар. Кыска һәм гади генә итеп язган җаваплар да бар. 13 ноябрьгә кадәр комиссиягә килгән эшләрнең командалары белән «Катнашучылар» бүлегендә таныша аласыз.

    Беренче эшләр кемнәрдән килде? 31 октябрь 2006 ел
         Көшкәтбаш мәктәбеннән 5 сыйныф укучыларының «Балкыш» командасыннан
         Көшкәтбаш мәктәбеннән 8 сыйныф укучыларының «Бәхет дагасы» командасыннан
         Көшкәтбаш мәктәбеннән 9 сыйныф укучыларының «Елмаю» командасыннан
         Куныр мәктәбеннән 6 сыйныф укучыларының «Тамчылар» командасыннан
         Куныр мәктәбеннән 7 сыйныф укучыларының «Сәләт» командасыннан
         Куныр мәктәбеннән 8 сыйныф укучыларының «Ромашка» командасыннан
         Куныр мәктәбеннән 9 сыйныф укучыларының «Ландышлар» командасыннан

    «Абага чәчәге» сайты җиңүче булды 29 октябрь 2006 ел
         2006 елгы Халыкара «Татнет йолдызлары» конкурсында катнашып, «Абага чәчәге» олимпиадасы сайты «Мәгариф һәм фән» номинациясендә җиңү яулады һәм призлы өченче урынны алды. Барлык «абагачы»ларны олы җиңү белән тәбрик итәм! Укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм бәхет-шатлыклар, алга таба да уңышлар теләп калам. «Абагачы»ларның җиңү яулавында Ранил Шәрифҗановның хезмәте иң зурысы булды. Ул «Абага» сайтын төзүдә һәм аны даими рәвештә яңартып баруда зур хезмәт куйды! Афәрин Ранил! Алдагы юлларың да якты һәм киң, файдалы, нәтиҗәле булсын!

    «Абага чәчәге» олимпиадасы район газетасында 28 октябрь 2006 ел
         25 октябрьдә Балтач районының «Хезмәт» газетасында «Абага чәчәге» олимпиадасының беренче турына багышланган язма басылды. Анда быелгы олимпиада эшчнлегенең беренче тур биремнәре басылган. Бер үк вакытта быел олимпиаданың җиденче сезоны ачылу турында әйтелә. «Абага чәчәге» олимпиадасы сайты турында искәртеп бу сайтны төзүче һәм даими рәвештә яңартып баручы Ранил Шәрифҗановның хезмәтенә зур бәя бирелә һәм аңа бу хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелә. Молодец Ранил! Алга таба шулай дәвам ит!

    «Көнбагыш» конкурсына җаваплар килә башлады. 25 октябрь 2006 ел
         Балтач район мәгариф бүлеге ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Балтач район мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары өчен «Көнбагыш» конкурсы ачып җибәргән иде. Беренче тур биремнәренә җаваплар килә башлады. Иң беренче җавапларны Көшкәтбаш һәм Куныр мәктәпләре укучыларыннан торган командалар җибәрде. Шуны искәртәсе килә. Җавапларга билге куйганда аларның иң беренче килүләре генә әһәмиятле түгел. Җавапларның дөрес, мөмкин кадәр тулырак итеп аңлатылган булуы хәерле. Рәсемнәре булса, алар укучылар тарафыннан иҗат ителгән очракта, тагын да яхшырак. Укучылардан җаваплар күп килергә ошый. Җавапларны җибәргәнче Интернетка кереп «Көнбагыш» конкурсы Нигезләмәсендәдәге төп шартларны кат-кат укырга киңәш ителә.



    Рейтинг@Mail.ru
    Используются технологии uCoz