Исторический турнир
    Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча
    «КӨНБАГЫШ»
    исемле уку елы дәамында эшли торган конкурс
    Конкурс ТР Балтач муниципаль районы мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
    Проект 2006 елның 15 октябрендә эшли башлады. Проект авторы: Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

    Конкурсның девизы:
    “Көнбагыш һәрвакытта да кояшка карый. Без якты киләчәккә омтылабыз. Тормыш һәркемгә бары тик бер генә мәртәбә бирелә. Үзеңнең тормышыңны һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын сакла!”
    Нигезләмә
    (Балтач районы мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары өчен)

    Конкурс Балтач муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан район ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге белән берлектә үткәрелә
    Проектның авторы һәм конкурсның алып баручысы: Түнтәр урта мәктәбенең физика-информатика укытучысы
    Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы.


        Юлларда транспорт хәрәкәте ел саен арта бара. Юл-транспорт фаҗигаләре кимеми. Мондый фаҗигага юлыгучылар арасында балалар һәм яшьүсмерләр дә әз түгел. Мәктәп укучылары белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көн тәртибеннән тәшми. Юлда йөрү кагыйдәләре гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракларда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләренең бер өлеше булып тора.
        Бу конкурс мәктәп балаларына юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тирәнрәк өйрәтү, шулай ук бу кагыйдәләрне укучыларның практикада үтәүләренә ирешү максатыннан оештырыла.
        Әлеге конкурс шулай ук укучыларга ТИН фәненнән тиешле белем бирүгә дә нигезләнгән. Бу максатларны тормышка ашыру өчен без хәзерге заман компьютер технологияләрен, Интернет челтәрен, электрон почта һәм башка интерактив ысулларны кулланып эш итәбез. Шулай итеп, төрле ысуллар белән кызыксындырып, бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк укучыларны тартырга тырышабыз. Конкурсның класс-командалары арасында оештырылуы бу конкурсның киң күләмдә таралуына ярдәм итәргә тиеш.
                        Конкурсның девизы:
        “Көнбагыш һәрвакытта да кояшка карый. Без якты киләчәккә омтылабыз. Тормыш һәркемгә бары тик бер генә мәртәбә бирелә. Үзеңнең тормышыңны һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын сакла!”

        Конкурс уку елы дәвамында бара һәм озак вакытларга исәпләнгән. Бер елга исәпләнгән план өч турдан тора. Шуның ике туры читтән торып үткәрелә. Беренче тур: октябрь-ноябрьдә. Икенче тур: январь-февральдә. Өченче йомгаклау туры: очно апрель-май аенда.
        “Көнбагыш” конкурсы авторлык прогаммасы булып тора. Ул башкаларны кабатламый. Юлда йөрү кагыйдәләрен укучыларга өйрәтү буенча ул бердәнбнр түгел. Ел саен ЮХИДИ тарафыннан “Имин тәгәрмәч” ярышлары үткәрелә. “Сабантуй” гәҗитендә даими рәвештә “Хәерле юл” кушымтасы чыгып килә һ.б. “Көнбагыш” конкурсы бу прогаммаларга теләктәшлек күрсәтеп эшли. Әмма алардан аермалы буларак, Интернет челтәре аша алып барыла. Интернетта безнең сайт бар. Адресы: www.konbagish.narod.ru Безнең барлык эшчәнлегебез Интернет аша алып барыла һәм Интернет битләрендә яктыртыла. Шулай ук без укучылар белән аралашу өчен электрон почтаны да киң кулланабыз.
        Укучылар арасында мондый ярыш үткәрү буенча безнең шактый тәҗрибә бар инде. Без җиденче ел рәттән үзебезнең район мәктәпләренең сәләтле балалары өчен гамәли физика һәм информатика буенча “Абага чәчәге” олимпиадасы үткәреп киләбез. Шактый гына уңай нәтиҗәләребез дә бар. Ул олимпиаданың эшчәнлеге www.abaga2004.narod.ru. сайтында яктыртылган.
        “Абага чәчәге” олимпиадасыннан аермалы буларак, (ул сәләтле балалар өчен һәм индивидуаль ярыш) “Көнбагыш” конкурсы класс командалары өчен. Конкурска катнаша торган һәрбер команда кайсы да булса бер сыйныф укучыларыннан тора. Команда үзенә исем сайлап ала, команданың девизы һәм капитаны булырга тиеш. Һәрбер командада эш сыйныф җитәкчесе оештырылуында бара. Мәктәптәге конкурста катнашучы барлык сыйныфларның эшчәнлеге ТИН укытучысы җитәкчелегендә алып барыла. Шулай ук командаларга информатика укучысының да ярдәме сорала. Чөнки конкурс эшчәнлеге Интернет белән, компьютер технологияләре, электрон почта куллану белән бәйләнгән. Мәктәптә мондый эшләрне башкару өчен информатика укытучысының ярдәме кирәк.
        Конкурс белән гомуми идарә итү Балтач муниципаль районының мәгариф бүлеге һәм Балтач район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ юлда йөрү куркынычсызлыгы Фонды шөгыльләнә. Конкурста районыбызның барлык мәктәпләреннән 5-10 сыйныф укучыларыннан торган командалар катнаша ала. Конкурсның барышы һәм эшчәнлеге белән Интернеттагы безнең сайт аша республика мәктәпләреннән теләгән һәрбер укучы танышырга мөмкин.
        Конкурс укучыларның яшьләре буенча өч группага бүлеп үткәрелә:
            Кече группа — 5-6 сыйныф укучыларыннан торган командалар.
            Урта группа — 7-8 сыйныф укучыларыннан торган командалар.
            Өлкән группа — 9-10 сыйныф укучыларыннан торган командалар.

        Балтач ЭЭБне⮳ ЮХИДИ юлда йөрү иминлеге фонды тарафыннан җиңүче командаларга акчалата премияләр бирелә. Читтән торып үткәрелә торган турларда җиңүче командаларга Кече призлар биреләчәк. Кече призлар һәрбер тур йомгаклары буенча бирелә:
            1-урын өчен — һәр группада 500 әр сум (бер урын), барлыгы 1500 сум
            2-урын өчен — һәр группада 300 әр сум (бер урын), барлыгы 900 сум
            3-урын өчен — һәр группада 200 әр сум (бер урын), барлыгы 600 сум. Бер турның финалы өчен барлыгы 3000 сум

        Түбәндә күрсәтелгәнчә өстәмә шартлар да куела: нинди урын алуына карамастан читтән торып үткрелә торган турларда бер команда бары тик бер мәртәбә генә приз алырга хокуклы. Бер мәктәптән бер турда һәрбер группа буенча бары тик берәр генә приз бирелә. Бу кагыйдәләр конкурска район буенча мөмкин кадәр күбрәк мәктәптән класс-командалар тарту өчен кулланыла. Уку елы дәвамында Кече призлар белән барлыгы 18 команда бүләкләнә дигән сүз. Командалар өчен мондый чикләүләр кертелү, бер команданың бер приз алганнан соң уеннан чыгып китүе дигән сүз түгел. Һәрбер команданың, приз алса яки алмаса да, һәр тур өчен җыелган баллары кушылып, гомуми нәтиҗәләр таблицасына куелып барыла. Читтән торып үткәрелгән ике турда иң күп балл җыйган командалардан өенче турда катнашучылар туплана. Бередә дә беркадәр чикләү бар. Финалга һәрбер мәктәптән һәр группа буенча бары тик берәр генә команда кертелә ала. Бу һәрбер мәктәпнең финалга максимум өч команда белән катнашу мөмкинлеге бар дигән сүз.
        Шулай итеп, Кече приз яулаган команда, әгәр ул финалда җиңә алса, Зур призга да ия булырга мөмкин.
        Читтән торып үткәрелгән турларда иң күп балл туплаган командалардан һәр группа буенча 5 әр команда финалга килә. Финал ярышлары район үзәгендә, яисә аерым бер мәктәптә үткәрелә. Монда финалга үткән һәр командадан 5 әр укучы катнаша. Команданы капитан туплый. Димәк, финал ярышларында 15 командадан барлыгы 75 укучы катнаша.
        Финал ярышларында җиңүче командаларга Зур призлар бирелә:
            1-урын өчен — һәр группада 1000 әр сум (бер урын), барлыгы 3000 сум
             2-урын өчен — һәр группада 800 әр сум (бер урын), барлыгы 2400 сум
             3-урын өчен — һәр группада 500 әр сум (бер урын), 1500 сум
        Калган 6 командага 200 әр сум күләмендә кызыксындыру призлары биреләчәк. барлыгы 1200 сум. Финал ярышлары өчен барлыгы 8100 сум.

        Эшчәнлекне оештыру
        Һәрбер группа өчен сорау-биремнәр ЮХИДИның иминлек Фонды җитәкчеләре белән киңәшеп, конкурсның авторы тарафыннан төзеләләр. Читтән торып үткәрелә торган турларның биремнәре түбәндәге срокларда Интернет сайтына куела: 1-тур сораулары 15 октябрьдән соңа калмыйча, 2-тур сораулары 15 гыйнвардан соңа калмыйча. Бирем-сораулар кәгазьгә бастырылып мәктәпләргә җибәрелми, чөнки рәсемнәр тәсле, аларны төсләр белән бастыру мөмкинлеге юк. Интернет барлык мәктәпләрдә дә эшли. Барлык аңлашылмаучы сорауларга электрон почта яки телефон аша (3-01-12 яки 3-01-38) аңлатмалар бирелә.
        Читтән торып үткәрелә торган турларның һәрберсендә барлыгы 15 сорау тәкъдим ителә: 10 сору юлда йөрү кагыйдәләре буенча, 5 сорау гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча. Сораулар ТИН дәреслекләреннән, юлда йөрү кагыйдәләреннән һәм шушы мәсьәләләр буенча төзелгән төрле укыту ярдәмлекләреннән алына.
        Укучыларның биремнәрне үтәү тәртибе
        Биремнәр класс-команда белән башкарыла. Һәрбер сорауга төгәл җаваплар табыла. Җавапларга рәсемнәр булса яхшы. Түбән класс укучылары рәсемнәрне кәгазьгә ясарга мөмкин, ә өлкән классларда рәсемнәр компьютерда ясалган булырга тиеш. Югары класс укучылары да рәсемнәрне кәгазьгә ясарга мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, компьютерда башкарылган һәм электрон почта ярдәмендә җибәрелгән җаваплар күпкә югарырак бәяләнә. Түбән класс укучылары да җавапларны компьютерда эшләп, электрон почта ярдәмендә җибәрергә мөмкин. Материалларны җибәргәнче аны бөтен класс белән кабат тикшерергә кирәк. Команда үзенең җавапларын җибәргәндә түбәндәге мәгълүматларны да җибәрергә тиеш:
            Команданың исеме
            Команданың девизы
            Класс, мәктәбе
            Команда капитаны
            Команда составы (укучылар исемлеге)
            Класс җитәкчесенең ФИО
            Команда составының фотосы
    (бөтен класс белән бер фото). Фото җибәрү мәҗбүри түгел. Аны соңарак та җибәрергә мөмкин. Фото өчен баллар куелмый. Кабул итеп алынган фотолар Интернетка куелачак.
        Һәрбер дөрес җавап өчен максимум 2 баллга кадр бәя куела. Җавапларга рәсемнәр теркәлгән булса (бер җавап өчен бер рәсем), җавап югарырак бәяләнә. Рәсем җавапны тулыландырырга тиеш. Рәсем турыдан туры сораудан (Интернет сайты аша) күчереп алынырга, компьютерда үзегез тарафыннан ясалган булырга, төрле әсбаплардан сканер ярдәмендә күчереп алынган булырга, кәгазьдә кулдан ясалган булырга мөмкин. Рәсемнәре булмаган эшләр дә конкурска кабул ителә. Җаваплар, биремнәр Интернетка куелганнан соң, алдагы айның 16 числосына кадәр (15 число көне керә) кабул ителә. Электрон почта ярдәмендә җавапларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: konbagish@yandex.ru Электрон почтаны куллана алмаган очракта җавапларны СD дискына яздырып конвертка салып җибәрә аласыз. Дискка яздырмыйча эшне кәгазьдә генә башкарсагыз да эшне түбәндәге адрес белән юллагыз: 422242, Балтасинский район, д.Тюнтерь, Зарипову Р.Ш. Бер команданың 15 сорауга барлык җаваплары (рәсемнәр белән бергә) 5 биттән артмаска тиеш (А4 форматында, шрифт 12). Бер команданың эше электрон почтада 200 кБ.тан артмаска тиеш. Шушы шартларга туры килгән җавапларга гына югары баллар бирелә.
        Командаларның эшләре проект авторы тарафыннан тикшерелә. Интернет аша электрон почта ярдәмендә кабул ителгән җаваплар кәгазь битләрендә бастырылып алына. Әгәр дә эшләрне тикшергәндә бертөрле бәяләрлек эшләр килеп чыкса, җавпларны кем алдан җибәргән булса, шул командага өстенлек бирелә. Эшләрне тикшергән вакытта бәхәсле мәсьәләләр килеп туган очракта, андый эшләр эксперт комиссиясе тарафыннан карала.
    Һәр группадан 1 һәм 2 тур финалистлары барысы 9 команда 5 әр укучы, барлыгы 45 укучы эксперт комиссиясе алдында эшләрен яклыйлар һәм 1-2-3 урыннарны үзара бүлешәләр
    Эксперт комиссиясенә түбәндәге кешеләр керә:
        Зарипов Р.Ш. — проект авторы, конкурсны алып баручы, югары категорияле физика-информатика укытучысы. .
        Шәфигуллин Ф.Т. — Балтач район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, милиция подполковнигы.
        Зәйнетдинов Р.Т. — Түнтәр урта мәктәбенең ОБЖ һәм ОВС фәннре укытучысы, беренче категорияле укытучы.
        Мостафин Р.Р. — Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәгенең ОБЖ һәм ОВС фәннәре буенча методист, конкурсның мәктәпләр буенча кураторы.
        Хәбибуллин Н.А. — Балтач район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ юлда йөрү иминлеге фонды директоры.
        Шушы ук комиссия эш нәтиҗәләре буенча һәрбер группада призерларны билгели. Нәтиҗәләр, эшләр кабул итү тәмамланганнан соң, бер айдан да соңа калмыйча Интернет сайтына куела. Мәсәлән, беренче тур нәтиҗәләре һәм беренче тур биремнәренең җаваплары Интернетка 15 декабрьгә кадәр куела. Шул ук вакытта ЮХИДИнең иминлек фонды җиңүчеләргә тиешле призларны шушы датадан соң тапшыруны үз өстенә ала.
        Балтач район мәктәпләре укучылары конкурста актив катнашырлар дип уйлыйбыз. Билгеле, команданың әлеге проект ярдәмендә оештырылган конкурста актив катнашуы өчен шул мәктәптә сыйныф җитәкчеләренең, ТИН укытучыларының укучылар белән эзлекле рәвештә җентекле эшләүләре, информатика укытучыларының ярдәме, мәктәп администрациясенең даими контроле кирәк.
        Бу конкурс класста коллективны ныгытуга, укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яңа комьютер технологияләрен (Интернет, электрон почта, мультимедиа программалары һәм башка интерактив методлар) кулланып өйрәнүгә ярдәм итәчәк. Бу кагыйдәләрне алга таба укучылар практикада аңлы рәвештә үтәргә омтылырлар дигән теләктә калабыз. Озак вакытлар дәвамында бу проект белән даими эш алып бару юлларда йөргәндә һәм башка төрле гадәттән тыш хәлләр булганда, балаларның имгәнүләрен күпмедер киметүгә ярдәм итәр дип фараз кылабыз.
    Используются технологии uCoz