Исторический турнир
    Постояннодействующий очно-заочный конкурс
    «ПОДСОЛНУХ»
    по изучению правил дорожного движения и правил поведения при чрезвычайных ситуациях
    Конкурс проводится для учащихся 5-10 классов школ Балтасинского муниципального района РТ
    Начало действия проекта 15 октября 2006 года. Автор проекта - Зарипов Рафхат Шакурович

    Девиз конкурса:
    “Подсолнух всегда смотрит на солнце. Мы смотрим на светлое будущее.
    Жизнь каждому дается только один раз.
    Береги свою жизнь и жизнь окружающих!”

    Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы
    Автор проекта и ведущий Конкурса Зарипов Рафхат Шакурович
    «Көнбагыш» конкурсының проект авторы, сайт авторы һәм конкурсны алып баручы
        Конкурс 2006 елның октябреннан башлап үткәрелә. Конкурсның максаты: укучыларга юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүгә булышлык итү, укучыларны Интернет һәм электрон почта белән, компьютер һәм башка коммуникацион технологияләр белән эшләргә өйрәтүне камилләштерү.
        Конкурска Балтач районы мәктәпләрендә укучы 5-10 сыйныф укучыларыннан торган командалар катнаша. Конкурсны оештыруга булышлык итүчеләр: ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре, ТИН һәм информатика укытучылары, сыйныф җитәкчеләре.
        Конкурс өч турдан тора: 1 тур октябрь-декабрь, икенче тур январь-март, өченче йомгаклау туры май аенда. Һәрбер турда җиңүчеләргә ЮХИДИның куркынычсызлык фонды кыйммәтле бүләкләр бирде.
        1 һәм 2 турларда өч төркемдә Интернет аша укучыларга барлыгы 90 бирем җиткерелде. Биремнәрне, аларга рәсемнәрне проект авторы хәзерләде, эшләрне дә ул тикшерде. Аннары комиссия раслыды. Укучылар биремнәрне башкарып, җавапларны, рәсемнәр дә өстәп, электрон почта аша җибәрделәр. 1 һәм 2 тур ахырында иң тулы җавап биргән командалардан 5 әр укучы (18 командадан барлыгы 90) районга җыелып, комиссия алдында эшләрен якладылар. 3 йомгаклау турында алдагы турларда иң күп балл туплаган 15 команда вәкилләре (75 укучы) районга җыйналып, өр-яңадан 4 төрле биремнәр нигезендә ярыштылар.

    Первый помощник автору проекта Зайнутдинов Ришат Талгатович, учитель ОБЖ МОУ Тюнтерской СОШ

        2006-2007 уку елы дәвамында конкурста барлыгы 18 мәктәптән 41 команда катнашты. Биремнәргә җаваплар хәзерләгәндә катнашкан укучылар саны 400 дән артык (комадалардагы барлык членнар саны) булды. Җавапларны классларда анализлауда катнашкан укучылар бу саннан шактый күбрәк.
        Тулырак итеп, Нигезләмә-Положение битендә һәм эш барышы турында сайтның башка битләрендә таныша аласыз. Материаллар рус һәм татар телләрендә.

                 Оештыручылар: проект авторлары       
                 Оештыручылар: ГИБДД хезмәткәрләре       
    Используются технологии uCoz