Исторический турнир
    Постояннодействующий очно-заочный конкурс
    «ПОДСОЛНУХ»
    по изучению правил дорожного движения и правил поведения при чрезвычайных ситуациях
    Конкурс проводится для учащихся 5-10 классов школ Балтасинского муниципального района РТ
    Начало действия проекта 15 октября 2006 года. Автор проекта - Зарипов Рафхат Шакурович

    Девиз конкурса:
    “Подсолнух всегда смотрит на солнце. Мы смотрим на светлое будущее.
    Жизнь каждому дается только один раз.
    Береги свою жизнь и жизнь окружающих!”
    Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләр белән эшне оештыра
    Зәкиев Вакиф Мансур улы
    Зәкиев Вакиф Мансур улы, 1959 елда Балтач районы Нормабаш авылында туган. 1982 елда Казан Дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган. Балтач мәктәбендә укытучы, район башкарма комитетында инструктор, мәгариф бүлегендә методист, Балтач урта мәктәбендә директор булып эшләгән. 2000 елдан башлап, район хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы булып эшли. «Россия Федерациясе гомуми белем мәктәпләренең Мактаулы хезмәткәре» исемен йљртә. «Көнбагыш» конкурсы эшен оештыруда һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә һәм ярдәм итә.
    Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы
    Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы, 1941 елда Балтач районы Түнтәр авылында туган, 1964 елда КДПИның физика-математика факультетын тәмамлаган. Чепья урта мәктәбендә укытучы, Түнтәр урта мәктәбендә директор, завуч һәм укытучы булып эшләгән. 2000 елдан алып, район мәктәпләренең сәләтле укучылары өчен «Абага чәчәге» олимпиадасы эшен җитәкли. 2006 елда, авторлык программасы буларак, “Көнбагыш” конкурсы оештырды. «РСФСР Мәгариф отличнигы» исеме, «Хезмәт ветераны» медале, ТР ММның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Республика конкурсларында катнашып мәгариф министрлыгының, яшьләр министрлыгының, архив идарәсенең дипломнарына, Мактау кәгазьләренә, лауреат исемнәренә лаек булган.
    Салихова Миләүшә Гариф кызы
    Салихова Миләүшә Гариф кызы, 1952 елда Балтач районы Чепья авылында туган. 1978 елда Казан Дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Удмуртия республикасының Сарапуль шәһәрендә укытучы һәм тәрбияче булып эшләгән. 1997 елдан башлап, Балтач районы мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балаларга өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары булып эшли. Югары категорияле җитәкче исемен йөртә. «Көнбагыш» конкурсыы эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм итеп тора.
    Мостафин Рифат Р.
    Мостафин Рифат Р. Балтач район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ОБЖ һәм ОВС фәннәре буенча методист булып эшли «Көнбагыш» конкурсыы эшчәнлегендә мәктәпләр белән аралашуда һәм эшне оештыруда төп координатор булып тора.
    Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы
    Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы, Түнтәр урта мәктәбенең беренче категорияле физкультура, ОБЖ һәм ОВС фәннәре укытучысы. Укучылардан хоккей командасы оештырып, югары казанышларга иреште. Күп еллар дәвамында ул хәзерләгән командалар хоккей буенча зона һәм республика ярышларында район данын яклыйлар. Күп санда Мактау Кәгазьләренә ия. «Көнбагыш» конкурсыы эшчәнлегендә һәрдаим ярдәм итеп тора. ОБЖ фәне буенча биремнәргә тупланган эшләрне тикшергәндә төп консультант.
    Басыйров Илдар Ирек улы
    Басыйров Илдар Ирек улы, Түнтәр урта мәктәбенең тщрбия эшлщре буенча директор урынбасары, беренче категорияле технология укытучысы. Укучылар белән озак еллар двамында укыту һм тәрбия өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Мактау Кәгазьләренә ия. «Көнбагыш» конкурсыы эшчәнлегендә һәрдаим ярдәм итеп тора. Юлда йөрү кагыйдәләре буенча биремнәргә тупланган эшләрне тикшергәндә төп консультант.

                 Оештыручылар: проект авторлары       
                 Оештыручылар: ГИБДД хезмәткәрләре       
    Используются технологии uCoz